Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәрәңгедән коймаклар

Кирәк буласы ингредиентлар: 5 кечкенә бәрәңге 250-300гр сөт 250-300гр он 3-4 тырнак сарымсак 3 йомырка 1 бал кашыгы шикәр комы 3-2 аш кашыгы үсемлек мае тәменчә тоз петрушка һәм яшел суган теләк буенча

Хәзерлек:
Бәрәңгене чистартырга һәм 4 өлешкә бүләргә. Аны кәстрүлгә салып, өстен капларлык итеп су өстисе, тозларга һәм пешеп җиткәнче кайнатырга. Суыткач, блендер ярдәмендә, пешкән суын сыкмыйча гына, ботка хәленә китерәбез.
Бәрәңге катнашмасына пресс аша үткәрелгән сарымсак, йомырка, он, җылымса сөт, 3 аш кашыгы май һәм тоз салып бутыйбыз. Камырны 20 минут ял иттергәннән соң, табага көнбагыш мае салып утка куябыз да, әйләндерә-әйләндерә пешерәбез.
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X