Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәрәңге белән форель балыгы

Кирәк була: *Форель балыгы (башка төрле кызыл балык та ярый) – 500-600 грамм. *Бәрәңге – 5-6 данә *Каймак - 250 гр *Сыр - 200 грамм *Тоз, борыч тәменчә *Яшел тәмләткечләр – укроп, петрушка, кинза.

Әзерлибез:
1.Балыкны юып, салфетка белән киптерәбез, бәрәңгене чистартып, юка телемләп турыйбыз.
2.Соус әзерлибез: каймакны уылган сыр белән болгатабыз, тоз, борыч, тәмләткечләр кушабыз. Табаны майлап, әзер соусны балыкка сылап, тезәбез. Аннан бәрәңгене салып, калган соусны да шунда өстибез.
3.Газ мичен 200 градуска кадәр җылытып, 20 минут чамасы пешерәбез аннан 150 градуска кадәр киметеп, тагын 25 минут тотабыз. Әзер ризыкны яшел үләннәр белән бизәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев