Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бик тәмле пәхләвә әзерләү ЫСУЛЫ

Кирәк: 200 гр атланмай, 200 гр каймак, 1 йомырка, кашык очында тоз, чәй содасы, 300 гр әстерхан чикләвеге, он, 1 стакан шикәр комы.

Әзерлибез: Чикләвекне алдан ваклап, шикәр комы белән болгатып куябыз. Камыр басабыз да, 30 минутка суыткычка куеп торабыз. Аны алып, дүрткә бүлеп җәябез. Табага бер катын җәйгәннән соң, шуның өстенә алдан әзерләп куйган чикләвекле эчлекне салабыз. Шундый тәртиптә өч кат җәябез, соңгысын ромб фигурасына охшатып кисеп, бөтен чикләвекләрне тезеп чыгабыз. Өстен йомырка сарысы белән майлыйбыз. Кайнар мичтә 40 – 50 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, өстенә кайнар килеш сироп сибәбез.

Сироп болай ясала: ярты стакан шикәр комы, 2 кашык бал, аз гына су. Шуны 10 минут кайнатабыз.

Чыганак:1001 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев