Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бавырдан – тәмле һәм бик файдалы торт

Бавыр — гемоглабинны күтәрү өчен бер дигән корал.

Тик аны күпләр яратмый, балалар исә бигрәк тә. Гемоглабины, кан басымы түбән булган балаларга бавыр ашату өчен тәмле дә, файдалы да рецепт тәкъдим итәбез. Бавыр торты — бик йомшак, сусыл була, эчлеге бавырга искиткеч тәм өсти.

Әлеге ингредиентлардан 6-8 порция чыга.

Кирәкле ингредиентлар:

  • — 700 гр сыер бавыры
  • — 2 йомырка
  • — 100 мл сөт
  • — 2 уртача суган
  • — 2 кишер
  • — 3 тырнак сарымсак
  • — майонез
  • — көнбагыш мае
  • — тәменчә тоз

Әзерләү процессы:

  • 1. Суганны вак итеп турыйбыз.
  • 2. Вак угычта кишерне уабыз.
  • 3. Көнбагыш маенда суганны әз генә кыздырып алабыз.
  • 4. 2 минуттан кишерне дә өстибез.
  • 5. Сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз.
  • 6. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз.
  • 7. 2 йомырка кушып болгатабыз.
  • 8. Сөт, он өстибез.
  • 9. Бавырдан корж-беленнәрне майланган табада 5 минут кыздырабыз. Диаметры 16 см булса тортыгыз матур чыгар.
  • 10. Беленнәргә җылы чакта майонез сылыйбыз. Өстенә кишер-суганлы массаны ягабыз. Шул рәвешле дәвам итеп, торт итеп җыябыз.
  • 11. Бизәр өчен фантазиягезне эшкә җигегез. Өстенә йомырка сарысы уыгыз, помидор куегыз, кырыйларына да җиңелчә майонез сыласагыз була.

Тәмле булсын!

Чыганак: СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ | БУДЬТЕ ЗДОРОВЫ | Казань | Уфа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев