Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Барысы да – 5!

Хөрмәтле редакция, соңгы газеталарда бик күп рецептлар бирәсез, бакчасы булган, кулы эш белгән кешегә бик яхшы.

Заманында мин дә  кышка бик тәмле  салатлар ясап куя идем. Хәзер олыгайдым әле. Әмма кайбер  тәмле рецептлар хәтердә сакланган.

Мин яратып әзерли торган «Лечо» салатына түбәндәгеләр кирәк:
5 данә помидор,
5 данә баллы борыч,
5 данә  баклажан,
5 данә суган,
5 данә кишер,
2-3 аш кашыгы  тоз,
1 десерт кашыгы серкә эссенциясе,
4-5 аш кашыгы  шикәр комы (лечоның баллырагын яратам),
150-180 мл  үсемлек мае, борчаклы кара борыч, дәфнә яфрагы.

Помидорларыгыз итләч булса, 1-2 стакан су  салырга да мөмкин, чөнки мондый помидорлар суны аз бүлеп чыгара.
Бөтен яшелчәләр дә бер күләмдә, зурлыкта булырга тиеш. Тирән кәстрүлгә май салабыз, 10-15 минут помидорларны кыздырабыз, аннары кишерне – 20, суганны – 15, баллы борычны – 10 минут кыздырабыз, бары тик соңыннан гына  баклажанны салып, 8 минут кыздырып алырга  кирәк.  Баклажанны тиз-тиз кыздырырга,  артык  пешеп китмәсен. Аннары инде бөтен тәмләткечләрне салып, 3-4 минут кайнатып алабыз да  банкаларга тутырып, калай капкач белән  ябып куябыз. И тәмле дә була инде, кызларым, ясап карагыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев