Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Балык кәтлите

Дөгеле балык кәтлите – гади һәм бик тәмле. Сез үзегез яраткан теләсә нинди балык куллана аласыз.

 

Кирәк була:
• Балык филесы – 600 гр
• Дөге – 1/3 чынаяк
• Йомырка – 1 данә
• Ак ипи – 2 кисәк
• Су – 1 чынаяк
• Яшел суган – 1 кечкенә бәйләм
• Укроп – 1 бәйләм
• Он яки панировка сохарие – 3-4 аш кашыгы
• Төелгән кара борыч – тәменчә
• Тоз – тәменчә
• Үсемлек мае (кыздыру өчен)
Әзерлибез:
1. Дөгене бүрттерәбез һәм суытабыз.
2. Балык филесын иттарткыч аша чыгарабыз һәм зуррак савытка салабыз.
3. Фаршка йомырка сытабыз, тоз һәм борыч өстәп, болгатабыз.
4. Ипи кисәкләрен суда җебетеп, сыгып алабыз, суган белән укропны турыйбыз. Шуларны һәм дөгене фаршка кушабыз, яхшылап болгатабыз.
5. Кулларны юешләп кәтлитләр формалаштырабыз, он яки сохарида әвәләп, уртача утта кызган табада әзерлибез.
6. Кәтлитләрнең бер ягын 5-8 минут кыздырыгыз һәм әйләндереп, пешереп бетерегез.
7. Әзер кәтлитләрне тәлинкәгә алып куегыз. Кайнар яки салкын килеш ашарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев