Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Бакчачылар ашы»

Җәй, түтәлләр тирәсендә кайнашабыз, кишер-чөгендерне сирәклибез.

Йолкып алган үсентеләрне ташларга ашыкмагыз, алардан менә дигән җәйге җиңел аш әзерләргә була.
Кишер һәм чөгендер яфракларын юып, вак итеп турагыз. Тагын 2 бәрәңге, кишер, башлы суган, ит шулпасы, укроп, петрушка кирәк булачак.
Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап кискәләргә, кишерне түгәрәкләп турагыз. Башлы суганны кыздырып алыгыз. Шулпаны кайнатып чыгарып, тәменчә тозлагыз. Алдан шулпага бәрәңгене салып, әзрәк пешерегез һәм калган әйберләрне дә өстәгез. Акрын утта әзерләп бетерегез.
Каймак һәм туралган петрушка белән укропны кушып, ашагыз.
Әгәр дә ит шулпасы юк икән, ашны кибеттә сатыла торган ит шакмакларын (куриные кубики) салып та әзерләп була. Аш, болай пешергәндә, диетик була. Төсе тагын да кызыл булсын дисәгез, чөгендер салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев