Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

АЗУ

Сыер, сарык яисә яшь ат итенең сөяксыз йомшак җирен 2 см киңлектә һәм 4 см озынлыкта турыйлар да кызган майлы табада әйбәтләп кыздырылар.

Кыздырылган ит кисәкләрен кәстрүлгә тутырып, тоз, борыч сибәләр, турап кыздырылган суган, шулпа, бер кашык томат пастасы яисә кискәләп кызыл помидор өстиләр һәм 30-40 минут томалап пешерәләр.

Эре генә яисә шакмаклап турап, пешәр-пешмәс итеп аерым кыздырылган бәрәңгене кәстрүлдәге ит янына салып, кабыгы әрчелгән һәм эче чистартылган, телемләп туралган һәм, пешереп алган тозлы кыяр өстәп, сүрән утта томалап пешерәләр.

Әзер азуны әйбәтләп болгаткач, тәлинкәләргә бүләләр дә өстенә яшел тәмләткечләр, туралган сарымсак сибәләр һәм, табынга чыгаралар.

Азуны сарык итеннән әзерләгәндә, юка гына итеп түгәрәкләп туралган кишер өстәп, томалап пешерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев