Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Авызны яндыра торган тозлыкта ташкабак

Татып карасагыз, нигә мин моны элек тә ясамадым икән, дип әйтәчәксез!

Кирәк:

  • 3 кг ташкабак (кабачки)
  • 1 данә әче борыч
  • 3 кишер
  • 100 гр сарымсак
  • 1 стакан 9%лы аш серкәсе
  • 1 стакан үсемлек мае
  • 1 стакан шикәр комы
  • 2 аш кашыгы тоз

Әлеге микъдардагы продукциядән 3 литр ташкабак чыга.
1. Банкаларны һәм капкачларны стерильләштереп, әзерләп куярга. Кабачкиларны юып, кисәкләргә яки нәзек түгәрәкләргә кисәргә. Сарымсак белән кишерне иттарткычтан чыгартырга.
2. Маринад өчен иркен табакка май, серкә, шикәр комы һәм тоз салып, уртача утка куярга һәм кайнатып чыгарырга.
3. Чыгартылган кишер белән сарымсакны да кушып, тагын биш минут кайнатырга. Кабачкиларны әлеге маринадка салып, кайнап чыккач, акрын утта 25 минут пешерергә.
4. Шунда ук банкаларга тутырып, капкачлап, суынганчы төреп тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X