Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Авылча бәрәңге әзерлибез

Бәрәңгене, авылча, гаҗәеп тәмле итеп әзерләү өчен тоз, тәмләткечләр (прован үләннәре, борыч, коры сарымсак), үсемлек мае кирәк. Бу ризык бигрәк тә яшь бәрәңгедән, кабыгын әрчеми генә пешергәндә, аеруча тәмле була.

Эш барышы.

  • Зур булмаган бәрәңгеләрне яхшылап юып, киптереп, һәркайсын 4 өлешкә бүләбез.
  • Тоз, тәмләткечләр һәм үсемлек маен барысын бергә бутыйбыз.
  • Әзер катнашмага бәрәңгенең һәр кисәген манып алабыз һәм пергамент кәгазь җәелгән табага тезәбез.
  • Бәрәңгене 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез.
  • Аннары температураны 200-220°Cка кадәр арттырабыз һәм мичтә тагын 20 минут тотабыз. Шул вакытта бәрәңге кисәкләре кызарып пешә һәм, нәкъ балалар яратканча, кетердәп торачак.

Тәмле булсын!

Әллүки

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев