Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Арпа ярмасыннан рассольник әзерлибез

Тәмле булсын!

Кышка ниләр генә япмадык та, ниләр генә әзерләп бетермәдек инде, әйеме?! Һәр хуҗабикәнең сыналган, гаиләсе яратып ашый торган ризык­лары бар. Арпа ярмасыннан (перловка) рассольник ашын барлык кеше дә яратып бетерми, бездә бит инде баскан токмачка күнгән, андый әчеле ашлар, кем әйтмешли, «на любителя». Шулай да, ризык төрләндерергә ярый, эштән кайткач, тиз генә пешереп алырга да уңай.

Кирәк: 1 кг кыяр, 400 гр арпа ярмасы, 400 гр помидор, 200 гр суган, 200 гр кишер, 200 мл су, 100 мл үсемлек мае, 100 мл аш серкәсе, икешәр аш кашыгы тоз белән шикәр комы.

Әзерләү: арпа ярмасын бер-ике сәгатькә суга салып куегыз. Суганны турап, кишерне эре кыргычтан уып, майда кыздырыгыз. Вак итеп туралган (яки уылган) кыяр белән кыргычта уылган помидорны, арпа ярмасын һәм тәмләткечләрне дә шунда кушып, 20-30 минут капкач астында пешерергә. Аш серкәсен өстәп, кайнатып чыгарырга да, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев