Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

АПЕЛЬСИН БЕЛӘН КАБАК СОГЫ

Ингредиентлар: 7 кг кабак (моңа чиста авырлыгы керә, орлыклар һәм кабыгыннан тыш) 15 кг су 8 данә апельсин 1,5 кг шикәр 2 аш кашыгы лимон кислотасы

Әзерләү: 
Кабакны чистартырга, орлыкларыннан арындырырга, өлешләргә яки кисәкләргә бүләргә, кәстрүлгә салырга. Аның өстенә салкын су салырга. Ут өстенө куярга. 8 зур әфлисунны урталай кисәргә һәм согын кәстрүлдә кайнаучы кабак массасы өстенә сыгарга. Апельсин кабыгын да шулай ук кайнап торган массага өстәргә (кабак пешкәч, әфлисунның кабыгын кәстрүлдәге массадан алырга). 
Тәм буенча шикәр һәм лимон кислотасы өстәргә. 
Кабак яхшылап кайнагач, бераз суытырга кирәк. Массаны блендер аша чыгарырга (иләк (сито) аша үткәрергә дә мөмкин. Кайтуга җиткерергә, күбекне җыеп алырга, массаны стерилизацияләнгән банкаларга салырга. Нәтиҗәдә, 17 литр сок килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев