Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“АНАР БЕЛӘЗЕГЕ” САЛАТЫ (САЛАТ “ГРАНАТОВЫЙ БРАСЛЕТ”)

Бәйрәм көнендә якыннарыбызны тәмле ашлар белән сыйлыйк әле, дуслар!

Кирәк булачак:

  • - 300 г пешкән тавык ите;
  • - 150 г башлы суган;
  • - 300 г пешкән бәрәңге;
  • - 300 г пешкән кызыл чөгендер;
  • - 50 г әстерхан чикләвеге (грецкий орех);
  • - 1 зур гранат җимеше; - тоз һәм майонез кирәккәнчә.

1. Пешкән тавык итен һәм суганны вак итеп турыйбыз.
2. Суганны үсемлек маенда алтын төс кергәнче кыздырабыз.
3. Суган янына туралган итне салабыз, төз сибәбез дә янәдән 5-10 минут тирәсе кыздырып алабыз. Суытырга куябыз.
4. Пешкән чөгендер белән бәрәңгене вак кыргыч аша үткәрәбез, әстерхан чикләвекләрне вак итеп турыйбыз яисә блендерда ваклыйбыз. 5. Чөгендер белән чикләвекләрне бергә кушып, кирәккәнчә тоз өстәп, болгатабыз.
6. Анарны чистартып, орлыкларын алабыз. 7. Зур сай савыт уртасына уртача размерлы стакан куябыз һәм ингредиентларыбызны түбәндәге тәртип буенча салабыз: 1-нче кат – бәрәңге + майонез; 2-нче кат – тавык ите белән суган + майонез; 3-нче кат – чөгендер белән чикләвек + майонез; 4-нче кат – анарнын орлыклары (майонез кирәкми!).
7. Ипләп кенә стаканны алабыз, салатыбыз әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев