Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алмалы кабак согы

Өлгергән яшелчә һәм җимешләрегез әрәм булып ятамы?

Витаминлы сок әзерләгез, җәмәгать һәм кыш буе рәхәтләнеп эчеп, файдасын күрегез.

Кирәк:
Кабак – 7 кг
Алма – 4 кг
Су – 8 л
Шикәр комы – 2 кг
Лимон кислотасы – 2 аш кашыгы.
Кабак белән алманы чис тартырга һәм турап, суда изелгәнче пешерергә. Суны алмалар күмелгәнче генә салыгыз, калганын соңрак өстәргә кирәк булыр.

Пешкән алма белән кабакны иләк аша чыгарып, шуңа шикәр комы белән лимон кислотасын өстәп, кабат 10-15 минут кайнатырга.
Әзер сокны стерильләш тергән банкаларга тутырырга һәм капкачлап куярга. Шикәрен үз теләгегез буенча азрак яки күбрәк салырга мөмкин.

 

Автор: Рәмзия Низамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев