Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алмадан желе

Алма уңды быел, кая куярга белмисезме, безнең рецепт буенча желе ясап карагыз әле.

Кирәк була:

  • Алма – 1 кг
  • Су – 2,5 стакан
  • Шикәр комы – 150 грамм

Әзерлибез:
Желе өчен алманың теләсә нинди сортын куллана аласыз. Алманы юарга, үлчәргә, 4 өлешкә бүлеп, уртасын алырга кирәк. Кәстрүлгә алма һәм су салып, плитәгә куябыз. Талгын утта капкач астында 20-30 минут кайнатабыз. Алма парда пешә. Аннан согын сыркытырга кирәк. Согы әллә ни күп булмый.

Алга таба шикәр өстәп, кабат плитәгә куябыз. Күбеген ала-ала, куерганчы болгатабыз. Күбекләнми башлагач, желе агып түгел, ә эре тамчылап тамса, әзер дигән сүз. Алманы пешерү өчен 40тан 60 минутка кадәр вакыт кирәк. Желены стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябабыз.

Банканы әйләндереп куярга кирәкми. Ул бик әйбәт саклана, бүлмә температурасында да эреми. Калган алмадан менә дигән пюре килеп чыга. Аны шунда ук ашарга яки кышка банкаларга ябып куярга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X