Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Әйдәгез әле, чәй янына тиз генә бик тәмле челтәрле коймаклар пешереп алыйк

Һәр хуҗабикә челтәрсыман тишекле коймак пешерергә өйрәнү турында хыяллана торгандыр.

Гади генә ризык саналса да, аның нәкъ менә шул челтәрле сыйфаты уңганлыкны күрсәтеп тора бит.
Эченә эремчек, ит салып төрергә була. Каймак, «сгущенка», бал, кайнатма белән чәй эчәргә дә бик тәмле.

Кирәк була:

  • 2 йомырка,
  • 500 г кефир,
  • 2 стакан он,
  • чама белән тоз һәм шикәр комын төерләре калмаслык итеп, яхшылап туглыйбыз.

Ярты стакан яңа гына кайнап чыккан суга 0,5 бал кашыгыннан мулрак чәй содасы салып, әйбәтләп туглыйбыз.
Содалы суны камырга салып тиз-тиз болгатканнан соң, аңа 5 минут кагылмыйбыз.
Биш минуттан соң, 2-3 кашык сыек май салып болгатабыз.
Камыр әзер.


Ябыштырмый торган таба куллансам да, иң беренче блинны пешергәндә, табаны майлап җибәрәм, калганнарын майсыз гына пешерәм.
Пешеп чыгуга, эретелгән атланмай белән майлап барам.

Чыганак:Бергә күңелле!
Чулпан ФИЛИППОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев