Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Әфлисунлы кабак согы әзерлибез

Әлеге хуш исле һәм тәмле сок кабак яратмаучыларга да ошаячак.

Аны әзерләү өчен кирәк булачак:

  • 1,5 кг кабак
  • 1 әфлисун
  • 1,5 л су
  • 150-250 гр шикәр комы
  • 1 ч.к. лимон кислотасы

Кабакның өлгергәне кирәк. Аны чистартып, кисәкләргә турарга һәм кәс­терүлгә су белән салып, 10-15 минут пешерергә. Сортына карый, шуңа күрә йомшарганчы тотыгыз. Аннары кабакны блендер ярдәмендә изәргә. Әфлисунның согын сыгып, шуңа шикәр белән лимон кислотасын салып болгатырга да кабакка кушарга. Әгәр дә бик куе чыга икән, борчылмагыз, кайнаган су өстәгез.

Кабат утка куеп, 15 минут пешерәбез, әледән әле болгатырга һәм күбеген җыярга онытмагыз. Күбек барлыкка килүдән туктаган икән, димәк, сок әзер.
Әзер сокны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, әйләндереп һәм төреп куярга, суынганчы шулай торсын.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев