Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Аджарларча хачапури

Хачапури – грузиннарның атаклы камыр ризыгы. Аны, эченә сыр һәм йомырка салып, көймә формасында ясыйлар.

Оригиналда аның камырына мацони алына, ә безнең өй шартларында кефир яки сөт куллансак та ярый. 
Бу камыр ризыгы бик тә туклыклы – бер “көймәчек” ашап та тамак туячак. Аны башка бернинди өстәмәләрсез икенче ризык итеп кулланырга мөмкин. Кетердәп торган ян яклары, нәзек камыр һәм тозлырак сырлы эчлек – телне йотарлык тәмле! 

Камыр өчен: 
• Сөт – 125 мл 
• Су – 125 мл 
• Коры чүпрә – 7 гр 
• Тоз – 1 аш кашыгы 
• Шикәр комы – 2 аш кашыгы 
• Үсемлек мае – 1-2 аш кашыгы 
• Йомырка – 1 данә 
• Он – якынча 400 гр 
Эчлек өчен: 
• Сулугуни сыры – 250 гр 
• Адыгей сыры яки фета – 250 гр 
• Сыер мае – 100 гр 
• Йомырка – 4-5 данә 

Сөтне су белән катнаштырып җылытабыз, чүпрә һәм шикәрне өстәп, 10 минутка калдырабыз. Аннары үсемлек мае, тоз, йомырка кушып, болгатабыз һәм он өстәп, камыр басабыз. 1 сәгатькә күпертергә җылы урынга куябыз. Ул күтәрелгәннән соң, кабат басабыз һәм яңадан ярты сәгатькә калдырабыз. 

Шул арада эчлек әзерлибез. Сырларны эре угычтан уабыз һәм сусыл булсын өчен, сыер мае белән кушабыз. Кирәк кадәр тоз өстибез. 
Камырны 4-5 тигез өлешкә бүләбез. Өске һәм аскы якларына сырдан “бортик” ясыйбыз. Шуларны камыр эчендә калдырып урыйбыз да, уртага китерәбез. Сырлы эчлек барлыкка килгән “валик”лар эчендә калырга тиеш. Көймә рәвешен ясап, баш – башларын чеметеп, пешкән вакытта ачылмаслык итеп, бик яхшылап беркетәбез. “Көймә”нең уртасын ачып, сырлы эчлек салабыз. Хачапурины пергамент кәгазе җәелгән табага (яки противеньга) урнаштырып, 200 градуска кадәр җылытылган мичкә 15-25 минутка куябыз. Камырны, бер аш кашыгы су һәм йомырка катнашмасы белән майласагыз, тагын да матур булыр. Инде әзер, диярлек, хачапурины мичтән алып, эчлектәге сырны чәнечке белән аерабыз һәм һәрбер “көймә”гә чи йомырка сытабыз. 3-5 минутка кабат мичкә тыгабыз (йомырканың агы пешәргә, ә сарысы сыек калырга тиеш). Әзер хачапуриның кырыйларына сыер мае сөртәбез һәм кечкенә кисәк майны эчлеккә дә салабыз. 

Аджарларча хачапурины кайнар яки бик җылы килеш ашыйлар. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев