Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

5 минут эчендә сырлы кабартмалар

• Кефир — 1 стак. • Тоз — 0,5 ч. л. • Шикәр комы — 0,5 ч. л. • Сода — 0,5 ч. л. • Уылган каты сыр — 1 стак. • Уылган сосиски яки казылык — 1 стак. • Он — 2 стак.

Кефирга тоз, шикәр, сода өстәргә, яхшылап болгатырга. Сыр һәм он салырга. Камырны кисәкләргә бүләргә һәм җәяргә, эчлек салырга (миндә - хәләл сосискалар). Сырның башка төрен салырга мөмкин, шулай ук, бик тәмле була. Фантазиягезгә карагыз. Камырның кырыйларын тоташтырып, уклау белән тагын бераз җәяргә. Алдан кыздырылган табада, үсемлек маенда ике яклап та, капкачын ябып, кыздырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев