Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Язмый яши алмый

Туган җир, мәхәббәт һәм, әлбәттә, балаларга атап язылган шигырьләре белән танылган шагыйрь, драматург, Татарстан китап нәшриятының сәнгать һәм балалар әдәбияты бүлеге редакторы, киң кырлы талант иясе Рафис Корбан белән очрашу шәһәребезнең 21нче балалар бакчасында узды. Балалар бакчасында сабыйларга татар теленең гүзәллеген, байлыгын күр-сәтү, аңлату тәрбиячеләрнең төп максатларының берсе булып тора....

Туган җир, мәхәббәт һәм, әлбәттә, балаларга атап язылган шигырьләре белән танылган шагыйрь, драматург, Татарстан китап нәшриятының сәнгать һәм балалар әдәбияты бүлеге редакторы, киң кырлы талант иясе Рафис Корбан белән очрашу шәһәребезнең 21нче балалар бакчасында узды.
Балалар бакчасында сабыйларга татар теленең гүзәллеген, байлыгын күр-сәтү, аңлату тәрбиячеләрнең төп максатларының берсе булып тора. Сабыйларда татар теленә мәхәббәт ничек уятырга һәм аларны ничек кызыксындырырга соң? Әлбәттә, иң әүвәл балалар татар телендә шигырьләр өйрәнә. Бу очрашуда да малай-кызлар Рафис Корбанның шигырьләрен ике телдә сәнгатьле итеп сөйләде. Сөйләмәслек тә түгел шул: теле гади, аңлаешлы һәм балаларга да өйрәнүе җиңел. Ә мондый эчтәлекле сүзтезмәләрне шигъри юлларга бары бала күңелен яхшы аңлаган кеше генә тезә аладыр, мөгаен. Әлбәттә, шигырь өйрәнеп кенә әллә ни ерак китеп булмый. Бакчадан кайткач, әти-әни белән бергәләп укыр, рәсем ясар өчен кызыклы китаплар да кирәк. Ә китап кибетенә кергәч, күз үзеннән-үзе рус телендәге журналларга, китапларга төшә. Чөнки алар күз явын алырлык матур рәсемле, кәгазе сыйфатлы. Шуңа да алмас җиреңнән бәләкәчеңә рус телендә язылган китап алып кайтасың. Нәкъ менә шуларны да күздә тотып, сабыйлар һәм әти-әниләр өчен, Рафис Корбан «Күчтәнәч» дип аталган айлык журнал нәшер итә башлый. Әле бер ел гына дөнья күрүче бу журналның киләчәге өметле. Аның һәрберсе аерым бер язучыга, аның иҗатына багышланган, табышмаклар, башваткычлар, шигырьләр урын алган. Шулай ук рәсемнәр дә буярга була. Баланы уйларга, хәтерен үстерергә, шулай ук иҗади сәләтен ачарга теләгән кеше бу журналга икеләнмичә языла ала. Шагыйрь бу көнне сабыйларга бүләк итеп «Күчтәнәч»не өләште.
Бакча мөдире Анастасия Исаева, татар теле тәрбиячесе Гөлнара Баһавиева, тәрбияче Гүзәл Гарифуллина әзерләгән әлеге очрашу балалар өчен генә түгел, ә әти-әниләр һәм башка балалар бакчаларыннан килгән татар теле укытучыларына, тәрбия-челәренә дә файдалы булды. Аларның күбесе татар телендә нәшер ителүче шундый эчтәлекле китапларның барлыгын белмәгән дә, чөнки алар китап кибетендә юк дәрәҗәсендә. Рафис Корбанның шигырьләрен балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә сөйләде. «Балалар үскәч, нишләп телне өйрәтмәдегез дип, әти-әниләрне гаепли башламасын. Барысы да гаиләдән килә, ә сабый бөтен телне дә тигез өйрәнә ул. Сәләтне дә кечкенәдән күрә белергә һәм үстерергә генә кирәк», - дип киңәшләрен бирде шагыйрь очрашуда. Соңыннан исә теләгән һәркем шагыйрьнең имзасы куелган китапка ия булды, кызыксындырган сорауларына җавап тапты.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250