Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Талантлы кеше һәр эштә талантлы

Менә тагын бер уку елы үтеп китте. Укытучылар өчен көтеп алган чор. Шәһәребезнең 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Роза Рәфис кызы да җәйге ялын күтәренке кәеф белән башлап җибәрә. Шәһәребез һәм Яшел Үзән районы данын Бөтенроссия «Ана теле мастер-класс» бәйгесендә яклаган укытучыбыздан бу...

Менә тагын бер уку елы үтеп китте. Укытучылар өчен көтеп алган чор. Шәһәребезнең 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Роза Рәфис кызы да җәйге ялын күтәренке кәеф белән башлап җибәрә.
Шәһәребез һәм Яшел Үзән районы данын Бөтенроссия «Ана теле мастер-класс» бәйгесендә яклаган укытучыбыздан бу конкурс турында төгәлрәк сөйләп китүен сорадым.
- Бәйгедә Татарстаннан тыш Россиянең татар теле укытыла торган Ульяновск өлкәсе, Оренбург, Башкортстан һәм башка төбәк укытучылары да көч сынашты, - ди Роза Рәфис кызы. Бәйге февраль аенда мәктәп күләмендә старт алып, районда җиңүче исеменә лаек булганнан соң, Россиякүләм мастер-класска барып тоташты. Март азагында Татарстанның барлык районы һәм Россиянең төрле өлкәләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәркәзебез башкаласы Казанда көч сынашты. Бу бәйгенең максаты - сәләтле, оригиналь фикерле, белемле, педагогика өлкәсендә яңа алымнар, технологияләрне оста куллана белүче, иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләү.
- Мәгариф һәм фән министрлыгының мәртәбәле жюри әгъзалары алдында чыгыш ясауның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен аңлап эш иттем, - дип дәвам итә мөгаллимәбез. - Үземдә булган барлык сыйфатлар, ягъни, җырлау сәләте, шигырь язу осталыгы, сөйләм культурасы, иҗадилык, үз эшеңнең чын остасы булу бәрабәренә җиңүгә ирештем.
Югары дәрәҗәдәге бу бәйгенең нәтиҗәләре май азагында гына билгеле булды. Казан каласында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россиякүләм форум кысаларында, Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында булып узды. Бу форумда Роза Рәфис кызы Бөтенроссия «Ана теле мастер-класс» бәйгесендә икенче урынга лаек булучы буларак, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнде.
Яшел Үзән данын Россиякүләм дәрәҗәдә яклардай, сәләтле укытучы, күпкырлы талант иясе, иҗади шәхеснең нәкъ менә безнең, 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән булуы белән горурланабыз. Роза Рәфис кызы Гариповага педагогик эшчәнлегендә яңа үрләр яулавын, зур уңышларга ирешүен, ныклы сәламәтлек, илһам чишмәсенең саекмавын телибез. Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен, хөрмәтле укытучыбыз!
Раушания Хәмидуллина,
11нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев