Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills Kazan байрагы Россиянең 24 төбәге аша узып, бөтен Татарстанны берләштерәчәк

Якын вакытта дөнья чемпионаты байрагы Салехард, Ярославль шәһәрләрендә һәм Иркутск өлкәсенең Листвянка бистәсендә тукталачак.

 

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты байрагы эстафетасы Россия Федерациясенең 24 төбәге аша узып, шулай ук Татарстанда 43 районны һәм ике эре шәһәрне берләштерәчәк.

Якын вакытта дөнья чемпионаты байрагын Салехард (19 март), Ярославль (8-10 апрель) шәһәрләрендә һәм Иркутск өлкәсенең Листвянка (апрель азагы) бистәсендә көтәләр.

WorldSkills байрагы эстафетасының финал ноктасы – быел Казанда үтәчәк «ВорлдСкиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы булачак.

Эстафетага старт 2017 елда Сочи шәһәрендә бирелгән иде. Шул вакыттан байрак дөньяның һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатлары үткәрелгән 20 илендә, Халыкара космик станциядә булырга һәм Россиядәге маршрутның зур өлешен узарга өлгерде.

WorldSkills Kazan 2019 байрагы эстафетасы бу әләмне төбәк, корпоратив һәм тармак чемпионатларының ачылу һәм ябылу тантаналарында катнаштыруны үз эченә ала. Шулай ук ул төбәкләрнең көллиятләрендә, алдынгы уку йортларында, җитештерү мәйданнарында, җирлекнең тарихи-истәлекле урыннарында туктала.

Болардан тыш, WorldSkills чемпионнары белән очрашулар, «WorldSkills байрагы эстафетасы» күргәзмәләре һәм рәсми рәвештә WorldSkills Kazan 2019 илчесе вазифасына кабул итү тантаналары да оештырыла.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182144/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: world skills

2
X