Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк

Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.

Август аенда Лаеш районының Усад прогимназиясенә Хорватиядән WorldSkills Kazan чемпионатында катнашучы 50дән артык кеше киләчәк. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза.

Әле ел башында ук белем йорты җитәкчелеге хорватлар белән сөйләшүләр үткәргән, аның барышында алдагы очрашу хакында фикер алышканнар. Очрашуның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.

Усад прогимназиясе директоры Эльвир Якупов сүзләренчә, педагоглар укыту методикалары белән алмашырга тели. Белем йортында мәктәп театры (анда инглиз телендә спектакльләр куела), спорт секцияләре, «Наураша» лабораториясе, яшь инспектор отряды (һ.б.) эшләп килә.

Укучыларның 15 спорт секциясенең теләсә кайсын сайлау мөмкинлеге бар. Балалар арасында спортның акробатика һәм катнаш көрәш төрләре аеруча популяр.

Прогимназиянең үзенең дендробакчасы бар, анда куак, үсемлек һәм күпьеллык чәчәкләрнең йөздән артык төре үстерелә. Мәктәп территориясендә автомат су сиптерүгә көйләнгән газон да бар.

Усад гимназиясендә эшләүче педагогларның уртача яше – 35, күп кенә укытучылар югары категориягә ия. Коллективның күпчелеген район мәктәпләрен тәмамлаучылар тәшкил итә, түгәрәк һәм секцияләр эшенә Казаннан да белгечләр җәлеп ителә.

Фото: laishevskyi.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/30/185500/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X