Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк

Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.

Республиканың торак йортларын җылылык белән тәэмин итүгә иртәгәдән үк керешәчәкләр. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.

Татарстанда җылыту сезоны башланды. Йөздән артык балалар бакчасы, мәктәп һәм Казанның мәгариф объектлары җылылыкка тоташтырылган.

«Узган шимбәдә 30 балалар бакчасына җылылык җибәрелгән иде. Атна дәвамында балалар һәм авырулар булган барлык социаль объектларга да җылы биреләчәк. Бөтен республика буенча җылылык иртәгә үк бирелә башлаячак», - диде спикер.

Җылылык бирелгән авыл районнары да бар. Алар арасында Тәтеш һәм Актаныш районнары бар. Лениногорск районында дүшәмбе көнне җылы бирәчәкләр. Муниципаль районнар җылылык бирү мәсьәләсен үзләре хәл итә.

«Безнең фатирлар, хастаханәләр һәм балалар бакчалары торышы буенча инде җылылык бирергә кирәклеге күренә. Җомгадан тәүлеклек уртача температура безгә җылылык җибәрү турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирә», - диде спикер

Фото: архив/Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193806/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X