Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.

Татарстан Президенты республикада олы яшьтәге гражданнарга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү үзәге – гериатрия хезмәте оештыру бурычын куйды. Ул бүген еллык Юллама белән чыгышында бу уңайдан республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов Юллама белән чыгыш ясаганда сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне күтәреп, профилактика һәм диспансеризациягә дә игътибарны юнәлтте. “Ел саен бу максатка республикада якынча 2 миллиард сум бүленә. Диспансеризация төрле авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау чараларын күрү максатын күз алдында тота. Аның сыйфаты югары булырга тиеш”, – диде Президент. Бу уңайдан ул Хөкүмәткә һөнәри берлекләр белән бергәләп, предприятиеләрдә хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен профилактик чаралар уздыру буенча бурычларын үтәү-үтәмәүләрен тикшерү эшен дәвам итәргә кушты.

"Халыкның гомер озынлыгын арттыру (илебез Президенты 2024 елга кадәр 78 яшь дип билгеләде), кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең санын киметү – сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле бурычлар. Әлеге максатларда республикада кан тамырлары авыруларын тикшерү буенча тагын яңа ике үзәк ачу, гамәлдәге 18 үзәкне яңадан җиһазландыру, Республика онкология диспансерын реконструкцияләү, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә аның ике филиалын, шулай ук Балалар онкогематология үзәген төзү планлаштырыла", – дип хәбәр итте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә тагын бер йөкләмә бирде. “Медицина учреждениеләренең медицина тикшеренүләре буенча бердәм мәгълүмат базасын формалаштыру системасы булырга тиеш. Заманча технологияләр ярдәмендә моны башкару кыен түгел. Ләкин бүгенге көндә файдаланылган күп кенә мәгълүмат системалары бер-берсе белән бәйләнмәгән, алар аерым эшли. Хөкүмәткә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тиешле чаралар күрүне йөклим”, – диде республика җитәкчесе.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Лилия Гаделшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов юллама

2
X