Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казан WorldSkills 2019 чемпионатына волонтерлар әзерләү үзәге булды

Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатта илнең барлык төбәкләреннән 3,5 мең волонтер җәлеп ителәчәк.

Казан WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты өчен бөтен ил күләмендә волонтерлар әзерләү үзәге булды. Бүген республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быел дөньяның 92 иленнән волонтерлар хәрәкәте лидерлары республикага тәҗрибә уртаклашырга килде. Бүген без илнең 20 төбәге өчен волонтерлар әзерләү үзәге саналабыз», - дип искәртте Фәттахов.

«Зур халыкара чаралар үткәрү нәтиҗәләре буенча безнең тәҗрибә хуплау тапты һәм без коллегаларыбыз белән үзебездә тупланган тәҗрибә һәм күнекмәләр белән рәхәтләнеп уртаклашабыз», - диде ул.

Министр сүзләренчә, 2019 елда Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатында илнең барлык төбәкләреннән 3,5 мең волонтер җәлеп ителәчәк.

2019 елда республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән волонтерлар хәрәкәте ресурс үзәге ачылачак.

Фото: архив/Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177279/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: world skills

2
X