Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөя утравы сабаклары

Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фонды советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утравына чит ил кунакларын алып килде. Кунак дигәч тә, ял итәргә килүчеләр дип әйтеп булмый аларны. Үзәк Македония (Греция) вице-губернаторы Константин Карапанаетидис, ЮНЕСКОның Греция бүлеге мөдире Авраам Касситеридис, халыкара мәдәни мирасны саклау үзәге генераль директоры Стефано ди Каро һәм БМОның фән...

Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фонды советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утравына чит ил кунакларын алып килде.

Кунак дигәч тә, ял итәргә килүчеләр дип әйтеп булмый аларны. Үзәк Македония (Греция) вице-губернаторы Константин Карапанаетидис, ЮНЕСКОның Греция бүлеге мөдире Авраам Касситеридис, халыкара мәдәни мирасны саклау үзәге генераль директоры Стефано ди Каро һәм БМОның фән һәм мәдәният буенча генераль директоры Мөнир Бушенаки Зөя утравында башкарылган реставрация эшләре белән танышты. Алар үзләренең фикерләрен Бөтендөнья мәдәни мирасы комитетына җиткерәчәкләр. Билгеле, безнең тарихи утравыбызны Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсе каралганда, әлеге кунакларның фикере зур роль уйнаячак.
М.Бушенаки әфәнде биредә төзекләндерү эшләренең бик тиз башкарылуына үзенең соклануын белдерде. Зөя утравында ул ун ел элек булган һәм андагы авыр хәл белән таныш икән. Стефано ди Каро әфәнде исә, Иделдәге утрауга беренче тапкыр килә. «Безнең төп максат тарихны өйрәнү. Студентларга да, галимнәргә дә биредә кызыклы булыр дип уйлыйм», - диде ул. Константин Карапанаетидис дәүләт киңәшчесе белән Греция һәм Татарстан арасында тиздән килешү төзергә мөмкин булыр дип исәпли. Беренче чиратта анда сәяхәт һәм студентларның укуларын оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк.
Яшел Үзән муниципаль районы Советының мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев