Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзеңә күрергә кирәк

Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уеннары, катнашучылар һәм спортчылар күңелендә якты хатирәләр калдырып, 17 июльдә тәмамланды. Газета укучыларыбыз Универсиадада алган тәэсирләре озак елларга җитәр дип исәпли. Айгөл Закирова, Яшел Үзән: - Универсиада кебек гомердә бер була торган мөһим вакыйгадан читтә калып булмас дип, Казанның үзәк стадионында узган җиңел атлетика ярышларын карарга...

Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уеннары, катнашучылар һәм спортчылар күңелендә якты хатирәләр калдырып, 17 июльдә тәмамланды. Газета укучыларыбыз Универсиадада алган тәэсирләре озак елларга җитәр дип исәпли.

Айгөл Закирова, Яшел Үзән:
- Универсиада кебек гомердә бер була торган мөһим вакыйгадан читтә калып булмас дип, Казанның үзәк стадионында узган җиңел атлетика ярышларын карарга бөтен коллектив белән, барыбыз 25 кеше, бардык. Стадионда халык шактый күп булды. Җиңел атлетика дип тормаганнар, безнең кебек, республика районнарыннан килүчеләр байтак иде. Без, җиңеп чыксыннар дип, үзебезнең Россия җыелма командасына көч биреп, җан атып утырдык. Универсиада паркын да, футбол стадионын да карадык. Иң истә калганы - цирк. Бик тә карыйсы килгән иде Дю Солей циркын. Мин бик канәгать.

Ләйсән Нурисламова, Васильево:
- Сүз остасы түгелмен. Күргәннәремне җырдагыча әйтәм: «Белсен дөнья, Татарстан дигән ил барын!» Дистәләгән илдән килгән меңләгән спортчы безне белеп, күреп, яратып, Казанга тагын килергә насыйп булсын дип киткәндер дип уйлыйм. Шулай булырга тиеш.

Нурия Хәбибуллина, Яшел Үзән:
- Казанны танымадым бу барганда. Ул шулкадәр үзгәргән, чистарган, чит илнең зур шәһәре диярсең. Бөтен җирен яңадан эшләгәннәр, безнең Казан кебек тә түгел. Бөтен җирдә тәртип, бер тәмәке тартучыны, бер исерекне күрмәссең. Кая карама - кеше. Чит ил туристларын күрү дә күңелле. Алар да безнең кебек шәһәр буйлап ашыкмый-кабаланмый гына җәяүләп йөри. Урамнарда йомшак чит тел сөйләмен ишетү кызык та, сәер дә. Өстәвенә, «Санкт Петербург» спорт комплексында узган волейбол ярышында да чит ил командаларының уенын тамаша кылырга туры килде. Польша белән Төньяк Кореяның хатын-кызлар командалары ярышты. Ирем Төньяк Корея өчен җан атып утырса, мин Польша командасы кызларына көч-куәт биреп утырдым. Ахырына кадәр карап бетердек уенны: 3:1 исәбе белән Польша кызлары җиңде. Килгән-килгән, Универсиада паркын да карап китик дип, Казансу елгасы буена да төштек. Анысы үзе бер шәһәрчек. Матур, җыйнак, төзек, чиста. Игенчеләр сарае яныннан Казансуның икенче яры уч төбе кебек күренеп тора. Болытларга барып тоташучы биек-биек йортларга карап хәйран каласың. Икенче ярдагы Гаилә үзәге - үзе бер сәнгать әсәре! Казанның бөтен матурлыгын үзеңә барып күрергә кирәк.

Гөлия Нуретдинова, Яшел Үзән:
- Көн саен Казанга йөреп эшләсәм дә, шәһәрне күреп туя алмыйм. Кичке утлар кабынгач, шәһәр тагын да матурлана. Әкиятләрең бер кырыйда торсын. Яшьләрнең күбесе Универсиада паркында, Казансу елгасы буенда хәзер. Универсиаданы ташлап, чит илгә ял итәргә киткән яшьтәшләремне кызганам. Алар, читтә ялтыраган бакырга кызыгып, үз җиребездәге шундый кабатланмас матурлыкны күрә дә алмый калды. Киләсе елларда су спорты, футбол буенча дөнья чемпионатларын уздырырга тагын да ныграк әзерләнербез әле. Дөнья безгә, Татар иленә, килеп өйрәнерлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев