Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзбәк тә килә, кыргыз да

Соңгы 5-7 ел дәвамында Яшел Үзәнгә бәйсез дәүләтләр берлегеннән килүче халык саны нигездә үзгәрми, бер үк дәрәҗәдә кала бирә, әмма быел Үзбәкстаннан һәм Украинадан килүчеләр саны шактый арткан. Әлифел ТАРАЗОВА Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районда Үзбәкстаннан килгән - 523, Таҗикстаннан - 152, Әзербайҗаннан - 121, Казахстаннан - 133, Украинадан...


Соңгы 5-7 ел дәвамында Яшел Үзәнгә бәйсез дәүләтләр берлегеннән килүче халык саны нигездә үзгәрми, бер үк дәрәҗәдә кала бирә, әмма быел Үзбәкстаннан һәм Украинадан килүчеләр саны шактый арткан.

Әлифел ТАРАЗОВА

Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районда Үзбәкстаннан килгән - 523, Таҗикстаннан - 152, Әзербайҗаннан - 121, Казахстаннан - 133, Украинадан - 510, Кыргызстаннан килгән 105 кеше яши. Шул ук вакытта ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар. Әйтик, Германиядән (45 кеше), Төркиядән (25), Италиядән (10), АКШтан (14), Литвадан (15), хәтта Япониядән (8) килеп яшәүчеләр бар безнең Яшел Үзәндә. Күбесе шәхси максат белән килгән. Шәһәр һәм республика белән якыннан танышырга теләүчеләр дә, зур төзелеш эшләре башланган шәһәрдә бераз акча эшләп булмасмы дип, эшкә дип килүчеләр дә бар. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә караган Яшел Үзән бүлеге (ОУФМС) җитәкчесе урынбасары Миләүшә Камалованың җитәкчеләр киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, узган 9 айда миграция хезмәтендә барысы 1789 чит ил гражданы теркәлгән.
Читтән килеп, еллар дәвамында Россия һәм Татарстан законнарын саклап һәм хөрмәт итеп, гамәлдәге законнар нигезендә яшәүчеләре дә байтак. Мәсәлән, муниципаль райондагы 9 фирманың чит ил гражданнарын эшкә алырга хокукы бар. 400гә якын чит ил кешесенә эшкә урнашырга рөхсәт бирелгән. 2010 елның 1 июлендә «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» федераль законга үзгәрешләр кергән иде, аерым алганда, патент төшенчәсе кертелде. Патенты кулында булган чит ил кешесе, ялланып, көтү дә көтәргә мөмкин хәтта. 9 айда 245 чит ил кешесе - патент, 130ы - вакытлыча яшәргә рөхсәт алса, 45 кеше Россия Федерациясе гражданы булу бәхетенә ирешкән.
Бүлек хезмәткәрләре аерым да, шулай ук эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә дә, төзелеш, сәүдә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын, шәхси секторны тикшергән һәм, нәтиҗәдә, 272 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Чит ил кешесен законсыз эшләткән өчен, эш бирүчеләргә карата 34 беркетмә (былтыр 20 беркетмә) төзелгән.
Шулай да бүлекнең төп эше - үзебезнең кешеләр турында кайгырту. Бу чорда 5 меңнән артык кешегә Россия Федерациясе гражданы паспорты бирелгән. 8 меңнән артык кеше яшәү урынында теркәлсә, 7 меңнән артык кеше исәптән төшкән. Чит ил паспортын алучылар да арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев