Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Завод балаларының җәйге ялына старт бирелде

Шәһәребездә суыткычлар эшләп чыгаручы завод хезмәткәрләренең балаларына җәй күңелле вакыйгалар белән башланып китте.

Завод сәламәтләндерү һәм ял сезонын корпоратив лагерьдә ачып җибәрде. Җәйнең беренче көнендә үк балалар республиканың иң яхшы дәвалану үзәгенә - "Васильевский"шифаханәсенә юл тотты. Җәйге сезонда барлыгы 3 смена эшләр дип көтелә.

Юлламаның бәясе быел 8 мең сумга артып, 31,5 мең сум булган. Тик әти-әниләр түли торган сумма үзгәрмәгән. Серголыларга шифаханәдә булу 2,5 мең сумга төшә, калган чыгымнарны предприятие күтәрә. Күп балалы гаиләләргә профсоюз оешмасы әти-әниләр түләвен дә каплый. Сәламәтләндерү сезоны кысаларында корпоратив лагерьдә 200 укучы ял итә ала.

POZIS компаниясе хезмәткәрләре балаларының ялын оештыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге традициягә инде 10 ел. Җәйге лагерьдә балалар уңайлы һәм экологик яктан чиста булган урында рәхәтләнеп ял итүдән тыш сәламәтлеген дә ныгытачак. Фитотерапия, дәвалау физик күнегүләр, ингаляция һәм башкалар укучыларга уңай йогынты гына ясаячак. Әти-әниләр балалар табибыннан консультация дә алачак.

Җәйге ялны гына оештырып калмыйча предприятие гаиләләргә башка юнәлештә дә ярдәм күрсәтә. Каникул чорында хезмәткәрләрнең балаларын эшкә урнаштырырга ярдәм итү, I сыйныфка баручыларга мәктәпкә җыенырга булышу, балалар бәйрәмнәрен уздыру... Һәммәсендә дә завод җитәкчелеге ярдәм итәргә әзер.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев