Яшел Үзән

Законнар камилләшә

7 февральдә Россия Федерациясендә «Кулланучылар хокукын яклау турында» закон кабул ителүгә 20 ел тула. Ике дистә ел аз вакыт түгел. Бу чорда күпме кулланучының хокукы якланган, күпме законсызлыкка чик куелган, күпме шикле товар сатудан алынган... Күптән түгел Саранскида Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узган Дәүләт Советы президиумының чираттагы утырышында да...

7 февральдә Россия Федерациясендә «Кулланучылар хокукын яклау турында» закон кабул ителүгә 20 ел тула. Ике дистә ел аз вакыт түгел. Бу чорда күпме кулланучының хокукы якланган, күпме законсызлыкка чик куелган, күпме шикле товар сатудан алынган...


Күптән түгел Саранскида Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узган Дәүләт Советы президиумының чираттагы утырышында да төп тема кулланучылар хокукын яклау булып торды. Президент кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге турында положениене эшләүне тизләтергә кирәклеген әйтте. Болардан тыш, ул кулланучылар хокукын контрольдә тоту буенча халык институтын актив үстерүнең әһәмиятен билгеләде. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы: «кулланучылар хокукын яклау - эшмәкәрләр белән сугышу түгел ул», - дип тә ассызыклады. Президент сүзләренә караганда, кулланучы намуссыз җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан тулысынча якланган булырга тиеш. Безнең илдә кулланучылар хокукын яклау системасы камил түгел, әмма аны заманча дәрәҗәгә җиткерерлек мөмкинлекләр бар. Кулланучылар базарында проблемалы секторлар - ТКХ һәм өлешләп төзүгә игътибарны арттыру кирәк. Халык дәгъваларының күбесе нигездә ТКХ өлкәсенә туры килә. Бу өлкәдә дә законнарны камилләштерү таләп ителә. Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, финанс хезмәтләре күрсәтүдә кулланучыларны яклау буенча өстәмә чаралар кабул итәргә кирәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлегендә 2011 елда халыктан килгән 1229 мөрәҗәгать каралган. Аеруча сәүдә эшчәнлегенә кагылышлы сораулар күп булган, әйтик - 926, көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча - 154, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү - 104, элемтә хезмәте - 9, туристик хезмәт - 1 һәм башкалар - 35.
Мөрәҗәгатьләрнең 95 проценттан артыгы кулланучы файдасына хәл ителгән. Бу бүлек хезмәткәрләре тырышлыгы белән предприятиеләрнең сервис үзәкләрендә катлаулы көнкүреш техникасына 142 экспертиза ясалган. Тиешсез сыйфаттагы товар сатып алу сәбәпле 779,8 мең сум акчаны кире кайтару мөмкин булган.
Бүлек хезмәткәрләре кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча да чаралар үткәрә: 2011 елда гына да 10 тапкыр урыннарга чыгып халыкны кабул иткәннәр. Кулланучылар өчен 27 акция уздырылган, 7 тапкыр җирле җитештерүчеләр товарына дегустация ясалган. Шулай ук бүлек хезмәткәрләре кулланучылар базарында эшчәнлек алып барган эшмәкәрләр белән 9 тапкыр очрашкан. Базарларда кизү торулар (44 тапкыр) да үз нәтиҗәсен бирә.
Кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә үзаң үскәндә, законнар камилләшкәндә, дәүләт йөз белән борылганда халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты артачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: