Яшел Үзән

Юллар булса, күгешлеләр терлек асрарга әзер

Күгеш авыл җирлегендә узган халык җыенына муниципаль район башлыгы Александр Тыгин үзе килсә дә, халык актив җыелды дип әйтеп булмас иде. Сәбәбен яшәүчеләр арасында кайтып-китеп йөрүчеләре күплеге белән аңлатырга була.

Бу җирлек Күгеш, Айдар, Әрә авылларын берләштереп, монда 654 кеше яши. Шуларның 286сы эшкә яраклы булып, 237се - пенсия яшендә. Бер сугыш ветераны бар һәм бер егет армиядә хезмәт итә. Авылларга хас тагын бер үзенчәлек: туучыларга караганда үлүчеләр күп.
- Безнең авыллар, иң беренче чиратта, юлсызлыктан интегә, - дип сүзен башлады сентябрь аенда сайланган авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин. - Миңа ышаныч белдергән халыкка баштан ук рәхмәтемне белдерәм. Кыенлыкларны бергә хәл итәрбез дип ышанам. Планнар зур, авылдашлар!
Башлык алдагы биш елга төзегән план белән таныштырды. Чынлап та, үзәккә үткәне - юлсызлык, күперләр. Боларны халыкның үзе җыя торган салым акчасына, күпмедер өлешен федераль һәм рес­публика программалары нигезендә хәл итәргә кирәк булачак. Янгын гидрантлары куярга, су башнясын алмаштырырга, чүп контейнерларын арттырырга, чишмәләрне төзекләндерергә кирәк. Яңа мәдәният йорты, ФАП, китапханә, спорт мәйданчыгы турында сөйләп тә торасы түгел. Проб­лемаларның кайберләрен халык җыйган акчага да хәл итеп булыр иде. Әмма референдум уздырып билгеләнгән 200 сумны кайберәүләрнең бирәсе килми. Син биргән 1 сумга дәүләт 4 сум өстәп бирсә дә. 2015 елда да Үзәк һәм Совет урамнарында шул акча хисабына вак таш җәйгәннәр. Кар эрүгә тагын эш башларга җыеналар.
- Бердәм булганда гына авырлыкларны җиңеп була, - диде үз чыгышында авыл башлыгы. - Тырыш кешеләр күп бездә. Әйтик, Фирдәвес Шәйхетдинов, Флүр Шәйхетдинов, Гомәр Җиһангиров, Фиргать Шакирҗанов, Ирек Сәгыев кебекләрнең ярдәме тиде. Безнең округ депутаты Булат Хәсәновка да рәхмәттән ары сүз юк.
Җыелучыларга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин чыгышы да файдалы булгандыр дип уйлыйм. Ул терлек һәм хәтта кош-корт асраучыларга биреләчәк субсидияләр турында аңлатты. Программалары бар, әлегә карарлары гына чыгарылмаган.
Җыелган халык пай җирләре өчен «Кызыл Шәрык»-Агро» җәмгыяте бирә торган 2 центнер ашлыкка риза түгел.
- Адәм көлкесе бит бу! Аңа ничә тавык асрап була икән соң? Элек печәнен бирәләр иде, хәзер анысы да юк, - диде алар. - Без хәзер өлкән яшьтәге кешеләр, тавыктан ары башкага көчебез җитми. Элеккегечә печән белән бирсәләр түләүне, без аны терлек тотучыларга бирер һәм алардан шуның исәбенә сөт алыр идек. Өстәвенә, бирелгән ашлыкның сыйфаты юк, аны бит хәтта тавык та чүпләми. Халык турында кайгырту юк, яшьләргә эше дә. Яшьләрне тугызны бетерү белән шәһәргә кача дип әйтәсез, качмый нишләсеннәр!
Таһир Җиһаншин пай җирләре өчен каралган дивидендлар мәсьәләсендә «Кызыл Шәрык» җитәкчелегенә язмача мөрәҗәгать итәргә кирәклеген һәм андый хатның әзерләнәчәген әйтте.
Күгеш авылы мәчете имам-хатыйбы белдерүенчә, мәчет янындагы 12 сутый җирне 4 ел буе кадастр исәбенә куя алмыйлар, район башлыгының ярдәме кирәк.
Бу җыенга Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да килгән иде. Ул Күгеш, Айдар һәм Әрә авыллары мәчетләренең имам-хатыйбларына, халыкка дини тәрбия бирүдә өлеш керткәннәре өчен, район мәхтәсибәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырды. Чынлыкта да өч мәчет тә эшли, барысы да төзек һәм чиста. Күгешнекен үзебез дә карап чыктык: май кебек җылы һәм иркен, рәхәтләнеп намазын укырга була. Әрә авылы имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт сөйләвенчә, аларда җыелган сәдака акчасына авылны төзекләндерүгә дә өлеш чыгаралар икән. Юлларга вак таш җәйдергәннәр, зират киртәсен алмаштырганнар, күперне ремонтлаганнар. Ә сәдаканы авыл халкы гына түгел, читтә яшәүчеләр дә биргән.
Күгеш җирлегендә халык үз проблемасына йомылып яши икән дип әйтеп булмый. Алар шулай ук сукбай этләр һәм алардан котылу юлларын әйтергә дә онытмадылар, кар астында калган көнбагыш һәм кукуруза өчен дә борчылдылар, чит илләрдән кайтып төпләнгән Урта Азия халыкларына карата да үз фикерләрен белдерделәр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: