Яшел Үзән

Юллар бар да, юк та

Замана яхшыра барган саен, автомобиль юлларына таләпләр дә үзгәрә. Җитмәсә районның күп авылларына юллар да төзелмәгән. Юлларның таләпләргә җавап бирмәвенең сәбәпләре дә җитәрлек. Әйтик, халыкта автомобильләр саны көнләп түгел, сәгатьләп артканда юлларны да берөзлексез яңартып, ямап, киңәйтеп тору зарур. Кызганычка, безнең яшәешнең бу мөһим җиренә һәрвакыт акча җитми. Бу мәсьәлә,...


Замана яхшыра барган саен, автомобиль юлларына таләпләр дә үзгәрә. Җитмәсә районның күп авылларына юллар да төзелмәгән. Юлларның таләпләргә җавап бирмәвенең сәбәпләре дә җитәрлек.

Әйтик, халыкта автомобильләр саны көнләп түгел, сәгатьләп артканда юлларны да берөзлексез яңартып, ямап, киңәйтеп тору зарур. Кызганычка, безнең яшәешнең бу мөһим җиренә һәрвакыт акча җитми. Бу мәсьәлә, ягъни автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү (тротуарларны әйтеп тә торасы юк) безнең шәһәрдә дә бик киеренке тора. Төп проблема - акча җитми. Шулай да, юллар ремонтланмыйча да калмый. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин сөйләвенчә, быел чокыр-чакырларны ремонтларга шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән, ул 19 мең квадрат метр юлны ремонтлап чыгарга мөмкинлек бирә. Чагыштырып карасаң, былтыр 2 миллион сум гына бирелгән. Эшне май аеннан Октябрь, Ленин, Заикин урамнарыннан башлап җибәргәннәр. Шәхси секторда да быел шактый гына үзгәреш булган (Подгорная, Стадион, Катин, Дальняя урамнары). Шәһәрнең Новая, Зур Завод, Кооператив, Ленин, Заикин, Октябрь, Татарстан урамнары, Клуб тыкрыгы, Динамо күтәрелеше юллары ремонтланган. Подрядчысы - «Каздорстрой» ширкәте 5,5 миллион сумлык эш башкарылган.
Тагын бер подрядчы «Экоресурс» МУП Гоголь, Жуковский, Белинский, Мичурин, Гайдар, Королев, Сәйдәшев, Төзүчеләр, Грузовой спуск, Надежда, Паратская, Энгельс, Рогачев, Чапаев, К.Маркс урамнарында 4,5 миллион сумлык эш башкарган.
Хәзерге вакытта Тургенев, Хаҗиев, Украинская урамнарында эш бара. Подрядчы - «Форт Экс» ширкәте.
Ел башында республика бюджетыннан 50 миллион сум бүлеп бирелгәч, Жуков, Төзүчеләр, Октябрь, Гайдар урамнарында юлларга капиталь ремонт ясау мөмкинлеге булган. Болардан тыш, Мирныйдагы яңа автовокзалга керүче юлларны төзүгә 40 миллион сум, Столичная урамында юл ремонтлауга 13 миллион сум акча бүленгән.
Августта республика акчасына (30 миллион сум) Гагарин урамы, Динамо күтәрелеше, Горький исемендәге мәдәният сараен тирәсе юлларын ремонтлау мөмкин булган.
Столичная урамында тимер юл өстеннән күпер төзүгә быел ТР бюджетыннан 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Күпер төзүнең гомуми бәясе 800 миллион сум һәм аны 2015 елга кадәр төзеп бетерү күздә тотыла.
Район территориясендә 78 чакрым - федераль, 316 чакрым - төбәк һәм 1100 чакрым җирле юл исәпләнә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов сүзләренә караганда, быел юл эшләре Зөя утравы причалында, Төрләмә - Норлат - Борындык, Албаба станциясе - Бузай, «М-7 «Волга» - Ивановское, Карамалы Тау - Албаба станциясе, Рус Әҗәленә керү юлын ремонтлау эш планына кертелгән.
Район башкарма комитеты республиканың 2012 елгы юл эшләре планына мәктәп маршрутлары буенча автомобиль юлларын ремонтлауны кертүне сорап мөрәҗәгать иткән булган (Карамалы Тауда - 8, Әйшәдә - 0,7, Новополькада - 2,0, Олы Карагуҗада - 1,5, Олы Шырданда - 1,0, Акъегеттә - 0,8 чакрым). Барлыгы 14 чакрым, 98 миллион сумлык. Авылга керә торган юлларның начар булуы яисә бөтенләй булмавы сәбәпле, мәктәп автобуслары укучыларны база мәктәбенә кадәр алып барып җиткерә алмый.
Карамалы Тауда паромнан Комсомольская урамына кадәр зур күләмдә юл төзелеше алып барыла. Смета бәясе - 26 миллион сум.
Болардан тыш, Зөя утравында да бик күп юл эшләре башкарылган (бетон да, вак таш та җәелгән, вокзал яны үзгәртеп корылган). Васильевода берничә урамда юл ремонтланган.
Төгәлләнмәгән төзелешләр исемлегеннән әлегә районда Бритвин авылына кадәр булган юл гына калып килә. «Луговой - Бритвин» юлы (3,6 чакрым) 2008 елда башланса да, эшләр бетмәгән ( 79,0 миллион сум тәшкил итә).
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча 2013 елга юл эшләре планы төзелә.
Исак авылы янында «М-7 «Волга» автомобиль юлында юл үткәргеч төзү. Ул якынча 350 миллион сум белән бәяләнә.
Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлыннан «Волга» магистраленә кадәр транспорт развязкасы төзү. Бәясе якынча 580 миллион сум тәшкил итә.
Гомуми кулланышта булган автомобиль юлларын паспортлаштыру проблема булып кала. Кайбер авыл җирлекләре бу эшне үзе башкарган. Әйтик, Карамалы Тау, Мизиново, Новополька авыл җирлекләре җирле юлларны паспортлаштыруны 2012 елның I кварталында тәмамлаган. Шуңа күрә башка авыл җирлекләре башлыкларына да, финанс табып, гомуми кулланыштагы юлларны паспортлаштырырга кирәк. Чөнки, паспорты булса, җирле автомобиль юлларын республика программасына кертү күпкә җиңелрәк булачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: