Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әйшә мәктәбендә шигырь сөючеләр бәйрәме

Бүген Әйшә мәктәбендә зур бәйрәм. Шигыр укырга яраткан, поэзиягә гашыйк булган укучылар бәйрәме ул.

Габдулла Тукай исемендәге Vнче Бөтенроссия уку бәйгесенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган муниципаль тур бәйгесендә район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән 100гә якын укучы катнашты. "Сез кайсы халыктан? - дисәләр, Батырлар исемен атадым" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенә зур гына кунаклар да килгән. Яраткан шагыйрәбез Эльмира Шәрифуллина, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах, "Сабантуй" журналы хезмәткәре, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, районның Тукай фонды җитәкчесе Клара Филиппова, мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методист Роза Сәләхова укучыларның һәммәсен игътибар белән тыңлап, бәя биреп утырды. Моның кадәр тәҗрибәле хөкемдарлар укучыларга гадел бәя бирер дип ышанам. Бәйгедә җиңүчеләрне газетабыздан укып белә аласыз.

Алия Гаязова, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев