Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйрәнергә беркайчан да соң түгел

Шәһәрдә һәм районда 46 меңнән артык пенсионер яши, тик шуның нибары бер проценты, лаеклы ялга чыгуга карамастан, бик актив һәм җәмәгать тормышына, тирә-юньгә битараф түгел. Өлкән яшьтәгеләр бүгенге тормыштан артта калмасын һәм айлар, еллар дәвамында үзен бимазалап торган сорауларга җавап таба алсын дигән изге нияттән чыгып, шәһәрдә пенсионерлар өчен «Өйрәнергә...

Шәһәрдә һәм районда 46 меңнән артык пенсионер яши, тик шуның нибары бер проценты, лаеклы ялга чыгуга карамастан, бик актив һәм җәмәгать тормышына, тирә-юньгә битараф түгел.

Өлкән яшьтәгеләр бүгенге тормыштан артта калмасын һәм айлар, еллар дәвамында үзен бимазалап торган сорауларга җавап таба алсын дигән изге нияттән чыгып, шәһәрдә пенсионерлар өчен «Өйрәнергә беркайчан да соң түгел» («Институт третьего возраста») дигән мәктәп эшли башлады. Республиканың кайбер районнарында пенсионерларның мондый мәктәбе күптәннән эшли инде һәм, ниһаять, аны бездә дә оештырдылар. Яшел Үзәннең 10нчы һәм 16нчы мәктәбендә эшли башлады алар.
Пенсионерлар өчен оештырылган дәресләр кызыклы да, файдалы да: болар сәламәтлеккә һәм хокук белеменә кагыла. Атнасына ике мәртәбә оештырылган дәресләрдә белгечләр көндәлек тормышта очрый торган проблемаларны күтәрә, пенсионерларны борчыган сорауларга җавап бирә, алар тикшерергә һәм белергә теләгән темаларны ачыклый.
Мондый дәресләр 29 ноябрьдә генә оештырыла башласа да, пенсионерлар белән өчәр дәрес үткәрергә өлгергәннәр дә. Балаларга һәм оныкларга мирасны калдыру, бүләк итү килешүен төзү мәсьәләсен аеруча кызыксынып тикшергәннәр.
Газетабызның киләсе санында без кайсы мәктәптә нинди темаларга кызыклы очрашулар булачагын хәбәр итәрбез. Игътибар белән күзәтеп барыгыз.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: