Яшел Үзән

Йомгак ясар чак

Дүшәмбе Яшел Үзән муниципаль район Советының икенче чакырылыш халык депутатлары чираттагы ХIII сессиягә җыелды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халык депутатлары Илшат Ганиев, Валентин Кострин, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары катнашты. Сессияне муниципаль район Советы рәисе Сергей Батин алып барды. Көн тәртибендә 11 мәсьәлә чыгарылып, алар барысы...

Дүшәмбе Яшел Үзән муниципаль район Советының икенче чакырылыш халык депутатлары чираттагы ХIII сессиягә җыелды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халык депутатлары Илшат Ганиев, Валентин Кострин, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары катнашты.
Сессияне муниципаль район Советы рәисе Сергей Батин алып барды.
Көн тәртибендә 11 мәсьәлә чыгарылып, алар барысы да игътибарга лаек иде.
Яңа Тура янында сату-алу, күңел ачу үзәге төзелү сәбәпле, Яшел Үзән муниципаль районы чикләрен үзгәртү турында Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин чыгыш ясады. Казанга районның икенче бер почмагыннан җир биреп, шул ук күләм гектарда М 7 трассасы кырыенда Казанга караган җирне Яшел Үзән районына кушу һәм Яшел Үзән муниципаль район чикләрен үзгәртү турында карар кабул ителде. Депутатлар моның белән килешеп тавыш бирделәр. Совет рәисе Сергей Батин: «Без бер генә метр жиребезне дә югалтмадык, киресенчә, оттык кына»,- дип шәрехләде.
Шулай ук 2011 елның 9 аенда Яшел Үзән районы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары; салым политикасының төп юнәлешләре, 2012-2014 елларда Яшел Үзән муниципаль районы социаль-икътисадый үсеше фаразлары; «2011-2015 елларда Яшел Үзән муниципаль районы социаль-икътисадый үсеше» программасы; 2010 елда муниципаль район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе хисапларында күрсәтелгән кисәтүләрне, җитешсезлекләрне бетерү планының үтәлеше турында да Алексей Грушин сөйләп үтте.
Авылда яшәүче кешене шәхси хуҗалыктан башка күз алдына китерүе дә авыр. Депутатлар каршына чыгарылган тагын бер игътибарга лаек мәсьәләләрнең берсе, ул да булса шәхси хуҗалыкларның үсешенә ярдәм итү максатында өстәмә алшартлар тудыру турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин сөйләде. Узган елларда гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкка кредит алу буенча республикада безнең район иң ахыргы урыннарны алып тора иде. Соңгы елларда вәзгыять уңай якка үзгәрде. Безнең районда да гаилә фермалары барлыкка килде. Бигрәк тә Яке, Акъегет кебек авылларда үз шәхси хуҗалыгында ташламалы шартларда кредит алып тормыш алып баручылар күбәйде. Тагын алардан башка 2007 һәм 2011 елларда дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында районда яшәүчеләр 20 млн сумнан артыграк дәүләт ярдәме алдылар, шуның 16 млн сумына мөгезле эре терлек, 4 млн сум шәхси хуҗалык өчен бирелгән ярдәм.
2011 елда юл төзелеше, ремонт эшләре турында Ирек Мәхмүтов депутатларга бәян итте.
Аларның докладлары газета укучыларга да кызык булыр дип уйлыйбыз, алар белән алдагы саннарның берсендә якыннан танышырга мөмкин булыр.
Көн тәртибендә булган барлык мәсьәләләр зур игътибар белән тыңланды, тиешле карарлар кабул ителде.
И.Илгиз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: