Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Йолдызлык» – иң яхшы билингваль балалар бакчасы

5 апрельдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы башланды. Ул сабыйларны рус һәм татар телләренә өйрәтүне күздә тотып, ел саен оештырыла.

Конкурста районыбызның барлык мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре катнашып, жирәбә буенча аларның өчесе - 1нче, 51нче һәм 10нчы балалар бакчалары сайлап алынды. Комиссия белгечләре сабыйларның татар телендә аралаша белү күнекмәләрен тикшерде, группада тел мохите, мультимедиа җиһазларның булу-булмавына игътибар итте.
Күптән түгел конкурсның республика этабы тәмам булды, Татарстанның билингваль мәгариф буенча югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчалары игълан ителде. Җиңүчеләрнең берсе - Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул 500000 сум күләмендәге грант белән бүләкләнде.
Казанда «Туган тел» форумы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Әлеге форумда «Йолдызлык» балалар бакчасы белгечләре үзләренең ОТСМ-ТРИЗ технологиясенә нигезләнгән бай методик тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр: автор эшкәртмәләре, әсбаплар, уеннар.
Гөлсинә Галләмова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев