Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йолдыз кабынганда

Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1нче каналда яшь талантларны барлау һәм ачыклау максатыннан үткәрелгән «Голос» телепроектында катнашып, кыска гына вакыт эчендә үзенең искиткеч сихри тавышы белән бөтен Россия халкының мәхәббәтен яулады. 6 яшеннән Горький исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче «Золотой микрофон» җыр театрында шөгыльләнүче Динәне Яшел Үзән халкы яхшы белә:...

Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1нче каналда яшь талантларны барлау һәм ачыклау максатыннан үткәрелгән «Голос» телепроектында катнашып, кыска гына вакыт эчендә үзенең искиткеч сихри тавышы белән бөтен Россия халкының мәхәббәтен яулады.
6 яшеннән Горький исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче «Золотой микрофон» җыр театрында шөгыльләнүче Динәне Яшел Үзән халкы яхшы белә: шәһәр күләмендә үткәрелгән бөтен төр бәйрәмнәрдә катнашып, шәһәрдәшләребезне үзенең иҗаты белән гел таныштырып торды ул. Аның чыгышын тамашачы һәрвакыт көтеп ала һәм аны яратып тыңлый. Шулай да җырчының әнисе, мәгариф учреждениеләренең берсендә студентларга белем бирүче Әлфия Газиз кызы Динә турында тагын да тулырак сөйли.
- Яшел Үзәндә дуслары күп Динәнең. Башкача мөмкин дә түгел, ул бит 1нче урта мәктәпне бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Идел буе (Казан) федераль университетның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтына укырга керде һәм хәзер инде 5нче курста, - дип сөйли Әлфия ханым. - Шулай да күп вакытын музыкага, яңа җырлар өйрәнүгә багышлый. Әледән-әле бәйгеләрдә катнаша. «Йолдызлык» - «Созвездие» республика җыр бәйгесенең Гран-при иясе. Динә Казанда, Россиянең бүтән шәһәрләрендә узган байтак бәйге лауреаты да. «Золотой микрофон» иҗат коллективы белән берлектә дөньяның бик күп илләрендә чыгыш ясады, анда яшәүче халыкның җырларын өйрәнеп кайтты.
- Балаларга җырлау сәләте, гадәттә, буыннан-буынга, әби-бабайдан күчеп килә. Сезнең гаиләдә кайсыгыз көчлерәк җырлый?
- Ирем яшьлек елларында, үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп, төрле концертларда бик актив катнашты. Бабай да бик матур җырлый иде, шуңа күрә Динәнең җыр сәнгатенә тартылуы гаҗәп түгел. «Золотой микрофон» иҗат коллективына йөри башлаганда мәктәптә дә укымый иде әле ул. 8 яшендә тәүге мәртәбә Ивановога җыр бәйгесенә барган иде һәм ул аннан Гран-при алып кайтты. Кызыбыз музыка мәктәбенә йөрмәде, чөнки анда эстрада җырларын өйрәтмиләр диделәр безгә. «Золотой микрофон»да сольфеджио дәресләре бар иде.
- Якын туганнары бармы Динәнең? Гаиләдә ничә бала? Алар музыка белән шөгыльләнәме?
- Абыйсы Булат Казанда эшли. Фортепьянода уйнаса да, тормышта бүтән һөнәрне сайлады. Киленнән дә уңдык, бик якты күңелле кеше, Динәгә һәрьяклап булышып торалар.
- Сез, шәһәрдә яшәсәгез дә, татар телендә чиста сөйләшәсез. Сер булмаса әйтегез әле, Сез кайда эшләдегез?
- Без икебез дә, Казан медицина институтын тәмамлап, күп еллар шул уку йортында студентларга белем бирдек. Хәзер ирем лаеклы ялда, ә мин эшләвемне дәвам итәм. Һәр милләт кешесе үзенең туган телендә сөйләшкән кебек, без дә өйдә һәрвакыт ана телендә сөйләшәбез. Балалар да шулай. Татар концертларын яратып тыңлыйбыз. Былтыр Динә Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концертларында уңышлы чыгыш ясады.
- Концерт костюмнарын кайда сатып аласыз?
- Динә шәһәрдә яшәүче дизайнерлар белән хезмәттәшлек итә һәм алар аңа бик теләп булыша.
- Яраткан шөгыльләренә буш вакыты каламы? Әйтик, китап укуга.
- Буш вакытларында ул музыка тыңлый, китап укый. Университет программасы буенча да күп укырга кирәк. Дөнья классикасын да. Вакыты булса, теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара, бернинди эштән дә чирканып тормый.
- Җырчылыр, тазарудан куркып, артык ашамаска тырыша. Динә дә шулаймы?
- Ашауга талымсыз ул. Өйдә пешкән камыр ризыкларын, сайланып тормыйча, бик яратып ашый. Үзе дә тәмле пешерә.
- Холкы ничегрәк Динәнең?
- Йомшак агачны корт басар ди халык. Бик йомшак дип әйтеп булмый, әмма тәртипле һәм төгәл. Сабыр да ул.
- Телепроект барышында Мәскәүдә кайда тора?
- 100 сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, ди безнең халык. Бу нәкъ безнең турында әйтелгән мәкаль. Мәскәүдә фатирда торучы дус кызы үзе янына сыендырды Динәне. Проект барышында репетицияләре бигрәк күп. Тыгыз график буенча эшлиләр, шуңа күрә йокларга гына кайта фатирга.
- Сагынасызмы кызыгызны?
- Көн дә телефоннан сөйләшеп торсак та, бик сагынабыз Динәне. «Голос» телепроектына Яңа ел алдыннан нокта куела һәм бары тик 29 декабрьдә генә төп җиңүче билгеле була. Ә безнең өчен ул инде җиңүче.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250