Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йодрык кадәрле

Узган атна ахырында халык бәрәңге алу белән шөгыльләнде, әлбәттә. Кайда-нинди уңыш алганнар икән соң? Шул турыда без телефон аша белештек. Акъегет авылы, Сәлимҗан Шәмсиев: - Бәрәңге әйбәт кенә уңды быел, халык канәгать. Егерме сотый бакчасыннан, чама белән, 24-30 центнер җыеп алды күбесе. Безнең як өчен яхшы уңыш инде бу. Олы...


Узган атна ахырында халык бәрәңге алу белән шөгыльләнде, әлбәттә. Кайда-нинди уңыш алганнар икән соң? Шул турыда без телефон аша белештек.

Акъегет авылы, Сәлимҗан Шәмсиев:
- Бәрәңге әйбәт кенә уңды быел, халык канәгать. Егерме сотый бакчасыннан, чама белән, 24-30 центнер җыеп алды күбесе. Безнең як өчен яхшы уңыш инде бу.

Олы Ачасыр авылы, Сөмбел Гыйззәтуллина:
- Без ел буена су да сипмичә үстергән идек, үзебез өчен җитәрлек, яхшы уңыш алдык. Авылда төрле кешенеке төрлечә инде: бик әйбәт алып, артыгын күрше авылларга илтеп сатучылар да бар, шулай ук бөтен бакчадан ун чиләк бәрәңге җыеп алдык дип, аптырашка төшкәннәр дә юк түгел.

Бишнә авылы, Резидә Гыйләҗетдинова:
- Без үзебез быел уртача алдык дип әйтә алам: 20 сотый бакчадан 60 капчык бәрәңге җыеп алдык. «Невский» дигән сортны утырткан идек, сабагы тиз корыды. Ә менә башка төр сортны утыртканнарның хәзергә хәтле яшел торды - аларныкы эре булып үсте, хәтта, орлыкка калдырырга да юк, дип әйттеләр.

Күгеш авылы, Альмира Шакирова:
- Үткән елга караганда әйбәтрәк уңды быел бездә бәрәңге. Сатучылар күп, хәтта, кайберәүләр шәһәргә 50шәр капчык алып китте.

Олы Шырдан авылы, Роза Шиһапова:
- Бәрәңге азлыгына зарланучы юк быел, Аллаһка шөкер. Һәр хуҗалыкта 20-30 центнер чамасы чыкандыр, мөгаен. Сатучылар бар. Һәрхәлдә, бәрәңге алырга теләгән кеше, авылыбызга килсә, буш китмәс дип ышанып әйтәм.

Олы Яке авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре:
- Быел бездә бәрәңге елы дисәң дә ярый. Үзебез, мәсәлән, унбиш сотый бакчабыздан гаиләбезгә артыгы белән җитәрлек уңыш алдык. Күпләр сата, уртача капчыгын 400 сумнан бирәләр, бәрәңге кирәк кеше, Якегә рәхим итегез!
И.Салихҗан әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев