Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы чәчү ахырына якынлаша

Быел кыр эшләре ике атнага тоткарланды. Календарьда майның инде уртасы узып китсә дә, район хуҗалыгы кырларында чәчү әле дә бар көченә бара дип әйтергә мәҗбүрбез. Әйе, ничек тиз килгән булса, быелгы яз шул тизлек белән китеп тә барды.

Җылы, ямьле көннәр салкын, яңгырлы көзгә әйләнде дә куйды. Май башында кар яуган еллар элек тә күзәтелгән. Әмма ул чакта икенче көнендә үк җылытып та җибәрә торган иде, дип искә ала өлкәннәр.
Һава торышының шулай саташып алуы, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүчеләрне бераз сынады, күпмедер дәрәҗәдә тоткарлыклар китереп чыгарды, дисәк тә була. Әйе, бүген район аграрчылары өчен җаваплы чор. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмәгән халык. Моны игенчеләр үзләре дә яхшы аңлый. Шуңа да һәр коры көннең кадерен белеп калырга ашыга. ВЗП «Заволжья» хуҗалыгы без барган көнгә (15 май) чәчүнең 60 проценттан артыгын тәмамлаган иде. Әлеге саннар безнең газета чыкканда күпкә арткан булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, бу атнада, Аллаһка шөкер, көннәр матур торды.
- Без уйлаган планнан ике атнага соңрак барабыз. 7 майга чәчү төгәлләнергә тиеш иде. Тик бар да син теләгәнчә генә бармый шул, авыл хуҗалыгында эш техника һәм кешегә генә бәйле түгел, мин бөтенләй мондый язны хәтерләмим, - дип сөйли ВЗП «Заволжья»ның төньяк территориясе директоры Әмир Хәмдиев.
Җитәкче җиткергән мәгълүматлар буенча, бодай (400 га), арпа (500 га), солы (200 га) мәйданда чәчелеп беткән. Бүгенге көндә кукуруз һәм көнбагыш чәчү белән мәшгульләр. Кукурузның орлыкка дигәне 3000 га, силоска 3500 га, ә көнбагыш 6000 га мәйданны тәшкил итә. Көзге культуралар 100 процент самолет белән тук­ландырылып беткән. Игеннәрнең тишелеше төрлечә икән.
Язгы чәчү биредә ике сменада оештырылган. Җитәкче белән сөйләшкәннән соң, кыр батырлары белән якыннан күрешү өчен Кече Шырдан авылына керә торган юл буендагы басуга киттек. Безне Олы Ачасыр егете Ринат Әүхәдиев галәмәт зур, чынлап та мондый техниканы күргән юк иде, тракторы белән каршы алды. Юк ла, моны трактор диеп кенә әйтү аз, озынлыгы 30, ә тырмасының киңлеге 12 м булган «Моррис» чәчүлек комплексы икән ул. Канадада җитештерелгән әлеге техника берүк вакытта чәчеп, культивация ясап бара. Без килгән көнне Ринат кырда ашлама белән җирне сукалый иде. Бер-берсенә бәйле булмаган өч секция­дән торучы әлеге агрегат кабарынкы кырларны шәп итеп тигезли, орлыкны бер тигез тирәнлектә чәчә, утыр­ту белән беррәттән ашламасын да кертеп бара ала. Күпме орлык һәм ашламаны кертеп барганы кабинадагы компьютер аша билгеләнә. Шушындый замана техникасын күреп авыз ачып озак карап торган булыр идек әле, эшсез килеп, эшленең эшен калдырыр дигән мәкаль искә төшмәсә. Чынлап та, бүген игенченең һәр минуты исәптә. Ринатның, әлеге кырны культивацияләп бетереп, инде икенчесенә -авылдашы Илгиз Миңнуллинга ярдәмгә кукуруз чәчәргә китәсе бар иде.
- Мин бу хуҗалыкта 2012 елдан бирле, эшемне яратып башкарам, авырлыгын күрмим, - дип фикерләре белән уртаклашып алды Ринат.
Без исә игенчеләребез белән авыр эшләрендә җиңеллек теләп саубуллаштык.
Район буенча чәчү барышына күз салсак, түбәндәге картинаны күрергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бөртекле культуралар - 7185 га, ә барысы бергә 18285 га мәйданда чәчелгән. Бу, 18 май иртәсенә, барлык мәйданның 78 проценты дигән сүз. Районда «Тау Иле», «Дары природы» хуҗалыклары, фермерлар язгы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлаган.
Алия Гаязова
Гөлнара Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев