Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьлек бит ул бер генә

Ил башлыгы указы нигезендә 1993 елдан 27 июнь Россиядә Яшьләр көне буларак билгеләп үтелә. Яшьләр өчен генә түгел, ә күңеле, йөрәге белән гел яшь булып калган һәркем өчен бәйрәм көн бу.

Ел да бу матур бәйрәмне Яшел Үзән зурлап билгеләп үтә. Чөнки мактанырлык, горурланырлык яшьләребез, шөкер, бихисап. Бүген «Авангард» стадионында 17 сәгатьтә Яшьләр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары көненә багышланган зур бәйрәм уздырылачак. Аны районның башкарма комитеты, «Татмедиа» АҖ филиаллары - «Зеленый Дол» телекомпаниясе, «Зеленодольская правда», «Наш Зеленый Дол», «Яшел Үзән» газеталары оештыра. Бәйрәм туган шәһәребезнең 85 еллыгына да багышлана.
Программа бик бай һәм эчтәлек­ле булырга охшаган. Физкультзарядка, балалар һәм әти-әниләр өчен күңелле ярышлар, кулдан төрле әйберләр ясау буенча остаханәләр, шахмат турниры, этләр күргәзмәсе, күңел ачу программасы һәм башкалар оештырылачак.
Бәйрәмдә җирле газеталарга, шул исәптән «Яшел Үзән»гә 2017 елның икенче ярты еллыгына язылырга да мөмкин. Подписчиклар катнашында лоторея да уйнатылачак. Призлар арасында «Яшел Үзән»гә 2018 елның беренче ярты еллыгына подписка да булачак. Бер газетага язылып, икенче подписка чорында бушлай алдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
Шулай ук Яшьләр көнендә спортчыларны, шәһәрнең актив яшьләрен, «Иң яхшы яшь педагог» һәм «Иң яхшы яшь табиб» бәйгесендә җиңеп чыккан лаеклыларны да тәб­рикләячәкләр. Бәйрәм финалында яшьләр арасында популяр булган рок группа «Прогульщики»ның да чыгыш ясавы көтелә.
Димәк, бүген кичке биштә барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз. Яшьлек бит ул бер генә, аның кадерен бел генә дип юкка гына җырламыйлар. Һәр көннән ямь табып, аның кадерен белеп яшик, дуслар.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев