Көн темасы
Яшел үзәнлеләргә социаль яклау турында мәгълүмат
«Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе» ГАУЗ җитәкчелеге инвалидлык группасы булган кешеләргә шуны җиткерә: социаль хезмәтләр җыелмасын алуга гариза язар өчен Пенсия фондына 2016 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу җыелмадан баш тартмавыгызны сорыйбыз, чөнки Сезнең авыруны дәвалау компенсациядән кыйммәткә төшүе ихтимал, ә җыелманы кире кайтару 2017 елда гына мөмкин булачак. Ягъни сезнең гаризаны 2017 елның 1 октябреннән соң гына карый алачаклар.
Өстәмә рәвештә тагын шуны да хәбәр итәбез, социаль җыелмадан баш тартмаучылар һәм хокукларын 2016 елның 1 октябренә кадәр торгызучылар өчен Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе чираттан тыш бушлай комплекслы тикшерүләр үткәрә (хатын-кызлар өчен: маммография + җенси органнарга УЗИ һәм кирәк булса, профильле белгечләрдән консультацияләр). Комплекслы тикшеренү узар өчен Яшел Үзән шәһәренең К.Маркс урамындагы 5нче йортта урнашкан консультатив-диагностика поликлиникасы регистратурасына мөрәҗәгать итәргә һәм үзең белән паспорт, полис, СНИЛС һәм социаль хезмәтләрне кире кайтаруны дәлилләүче документ (аны гариза биргәндә Пенсия фонды бирәчәк) алып килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев