Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәнгә үзбәк тә килә, украин да

Соңгы 5-7 ел дәвамында Яшел Үзәнгә чит мәмләкәтләрдән килүчеләр саны үзгәрмәгән диярлек. Узган елда миграция хезмәтендә чит дәүләтләрдән килгән 3 меңнән артык кеше исәпкә куелган. - Былтыр Яшел Үзәнгә Үзбәкстан Республикасыннан килүчеләр саны 27 процентка артты, - дип сөйли Федераль миграция хезмәтенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Антон Губачев. Ул 4...

Соңгы 5-7 ел дәвамында Яшел Үзәнгә чит мәмләкәтләрдән килүчеләр саны үзгәрмәгән диярлек. Узган елда миграция хезмәтендә чит дәүләтләрдән килгән 3 меңнән артык кеше исәпкә куелган.
- Былтыр Яшел Үзәнгә Үзбәкстан Республикасыннан килүчеләр саны 27 процентка артты, - дип сөйли Федераль миграция хезмәтенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Антон Губачев. Ул 4 февральдә җитәкчеләрнең Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган иде. - Хәзер бездә 678 үзбәк кешесе яши. Украиннар да яратты Яшел Үзәнне: элегрәк 215 кеше яшәгән булса, хәзер аларның саны 567гә җитте. Чагыштыру өчен бүтән якын чит илләрдән килүчеләр турында да әйтергә кирәк: таҗиклар, мәсәлән - 216, азәрбайҗаннар - 153, казахлар - 150, кыргызлар - 137. Ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар, аерым алганда, Япониядән (9 кеше), Литва (19), АКШ (18), Италия (12), Төркия (37) һәм Германиядән (59).
Эшлим дип, изге ният белән килүчесе дә байтак. Киңәшмәдә мәгълүм булганча, «Авангард» җәмгыятендә эшләүче 15 үзбәк кешесе үзен яхшы яктан гына күрсәткән. Украиннар Горький исемендәге заводта эшли.
Докладтан күренгәнчә, килүчеләрнең күпчелеге визитын шәхси максаттан дип белдерә (60 процент). 27 проценты эшләргә дип килсә, 7 проценты сәяхәт кылуга өстенлек бирә.
Районда 9 предприятие һәм җәмгыятьнең чит ил кешесен эшкә алырга хокукы бар һәм 600гә якын кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән. Монда «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» федераль законның 2010 елда гамәлгә керүен дә әйтеп китәргә кирәк. Чит ил кешесе, әлеге законга таянып, патент алырга хокуклы. Патенты булганнар эшкә урнаша ала. 2012 елда 287 патент бирелгән.
Киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белдергәнчә, район территориясендә эшли башлаган «Яңа Тура» сәүдә комплексына 2 меңнән артык кеше килергә мөмкин. Яшел Үзәнгә килүчеләрнең физик сәламәтлеге тикшерелә, алар профосмотр уза. Ә рухы саулыгын бернинди аппарат та ачыклый алмаячак. Шуңа күрә чит төбәкләрдән килүчеләрне эшкә алганда предприятие, оешма җитәкчеләренең бик тә игътибарлы булуы кирәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев