Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәнгә – миллиардка якын

Моношәһәрләр үсеше фонды Татарстанга 2 млрд ка якын сум бүлеп бирә.

Әлеге фонд узган җомга киңәшмәсендә барлыгы 3 млрд сум бүлеп бирде, Татарстанга шуның өчтән икесе эләкте. 966 млн сум - "Яшел Үзән" промпаркына. Тагын 898 млн сумын "Мастер" КИП алачак, дөрес, 5 процент ставка белән 8 еллык бурычка. Калган сумма - 132 млн сум Чаллыдагы "Развитие" промпаркына. Калган 1 млрд сум исә Башкортстанга китә.

"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданы "Яңа Тура"да урнашкан. "Алда безне зур эшләр көтә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән табылган шушы миллиардка сәнәгать мәйданнарының резидентларыннан 9,5 миллиард сум инвестицияләр өстәргә кирәк", - ди район башлыгы Александр Тыгин.

Бу турыда тулырак «БИЗНЕС Online»:http://www.business-gazeta.ru/article/319107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев