Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә – “Уйнагыз гармуннар”

Күптән түгел 1нче лицейнда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетың Яшел Үзән бүлекчәсе, мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган II төбәкара "Уйнагыз, гармуннар" фестиваль- конкурсы үтте.

Бу бәйге татар телен, сәнгатен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, төрле милләт кешеләрендә, республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрдә сәнгатькә кызыксыну уяту, иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан оештырылган иде. Фестиваль- конкурска мөхтәрәм кунаклар- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетың Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, "Ак калфак" татар хатын- кызларының оешма җитәкчесе Гөлинә Саттарова, «Сәйдәш» мәдәни үзәге "Акчарлак" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Гомәр Сәлахов чакырылган иде.
Лицей директоры Светлана Кудрявцева музыка дөньясының гаҗәеп булуын, фестиваль- конкурсның төрле буыннарны бергә бәйләвен ассызыклады.
"Уйнагыз, гармуннар" фестиваль-конкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгышы белән башланып, өлкән гармунчылар уйнавы белән дәвам итте. Җырлатты да, биетте дә, елатты да моңлы татар гармуны!

Чыннан да, кунаклар, жюри тарафыннан барлык чыгышлар югары бәяләнде. 10нан артык балалар бакчалары, мәктәп иҗат коллективлары һәм ансамбльләр чыгыш ясады. "Акчарлак" ансамбле өлкән яшьтәге гармунчыларының татар гармунында өздереп уйнаулары ямь өстенә ямь бирде. Ә Кайбыч, Югары Ослан гармунчылары чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Сәхнәдә ут уйнатты алар! Чыгышлары да иң югары бәягә лаек булды.

Җиңүчеләргә, фестиваль-конкурсны оештырган укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетың Яшел Үзән бүлекчәсе, мәгариф идарәсенең дипломнары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев