Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тузган торак Яшел Үзәндә ничә сум тора

Яшел Үзән муниципаль районында 1021 күпфатирлы йорт бар, шулар исәбендә 314 авария хәлендәге йорт. Ягъни Яшел Үзәндәге йортларның өчтән берен диярлек сүтелергә тиеш, чөнки кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя. Шул 314 йортның 212се шәһәрдә, калганы районның башка торак пунктларында, күбесе Васильево бистәсендә. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен узган ел...

Яшел Үзән муниципаль районында 1021 күпфатирлы йорт бар, шулар исәбендә 314 авария хәлендәге йорт. Ягъни Яшел Үзәндәге йортларның өчтән берен диярлек сүтелергә тиеш, чөнки кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя. Шул 314 йортның 212се шәһәрдә, калганы районның башка торак пунктларында, күбесе Васильево бистәсендә. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен узган ел ахырында Яшел Үзән районы дәүләттән 207 млн сум акча алды. Узган елның октябрендә үк авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бу турыда хәбәр ителде.

Авария хәлендәге йортларда яшәүче милекчеләргә дәүләт акчалата компенсация, ә найм буенча яшәүчеләргә фатирның үзен тәкъдим итәчәк. Беренче этапта тузган торакта яшәүче милекчеләр күчерелә. Карарга ярашлы рәвештә хәрабә хәлендәге йорттагы фатирлар өчен муниципалитет 1квадрат метры өчен 11022 сум түли һәм социаль ипотека программасы буенча фатир тәкъдим итә ала. Социаль ипотека буенча алынган фатирның бәясе белән сатып алына торган бәянең аермасын шунда ук түләргә яки кредит алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев