Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә торак сәясәтенең торышы

Күптән түгел редакциябезгә яшь кенә дүрт бала анасы мөрәҗәгать итеп, «хан сарае»нда яшәргә мөмкинчелек тудырган өчен, республикабыз һәм район башлыкларына чиксез рәхмәтен җиткерүебезне үтенде. «Хан сарае» дип ул Президентыбызның «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында бирелгән фатирын атый. - Мәгълүмат бик күп булуына, сезнең газетагызда еш яктыртылуына карамастан,...

Күптән түгел редакциябезгә яшь кенә дүрт бала анасы мөрәҗәгать итеп, «хан сарае»нда яшәргә мөмкинчелек тудырган өчен, республикабыз һәм район башлыкларына чиксез рәхмәтен җиткерүебезне үтенде. «Хан сарае» дип ул Президентыбызның «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында бирелгән фатирын атый.

- Мәгълүмат бик күп булуына, сезнең газетагызда еш яктыртылуына карамастан, республика программалары турында бөтен кеше белеп бетерми. Торак шартларын яхшыртырга теләгән һәр яшь гаиләнең моңа чынлап та мөмкинчелекләре булуы турындагы язманың минем кулыма эләгүенә Аллаһка шөкер итәм, - дип сөйләде бәхетле ана.

Шулай да, республикабызда социаль программаларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат җитеп бетми, дигән фикергә килдек һәм тагын бер кат Яшел Үзәндә бу уңайдан башкарылган эшләр турында исегезгә төшереп китәргә булдык.

«Яшел Үзәндә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында 2012-2014 елларда районыбызга 4 фатир бүлеп бирелгән иде. 2012 һәм 2013 елларда һәр елны бер гаилә фатирлы булды.

2015 елда чиратка, Программа категория­ләренә туры килүче, документларын 2015 елда яңарткан 18 гаилә кертелде. Хәзерге вакытта гомуми чиратта ­71 гаилә тора, аларның бишесе 2014 елның сентябреннән чиратка басучылар.

Илсөя Завилейская

Язманың тулы вариантын газетабызның узган җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев