Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә таксилар закон нигезендә эшли башлый

Шәһәрдә 20 такси-фирмасы эшли. Законга ярашлы рәвештә хәзер барлык автомобильләр дә закон таләпләренә туры килергә, ягъни сары яки ак төстәге кузовларында - «шашечкасы», түбәсендә оранж төсендә фонаре, әгәр юл озынлыгы фиксацияләнмәгән икән, счетчик белән касса аппараты булырга тиеш. ТР Транспорт министрлыгы белдергәнчә, республикада барлыгы 16 мең таксист эшли, шуларның яртысыннан...


Шәһәрдә 20 такси-фирмасы эшли. Законга ярашлы рәвештә хәзер барлык автомобильләр дә закон таләпләренә туры килергә, ягъни сары яки ак төстәге кузовларында - «шашечкасы», түбәсендә оранж төсендә фонаре, әгәр юл озынлыгы фиксацияләнмәгән икән, счетчик белән касса аппараты булырга тиеш.
ТР Транспорт министрлыгы белдергәнчә, республикада барлыгы 16 мең таксист эшли, шуларның яртысыннан артыгы рәсми төстә түгел. ЯҮМР башкарма комитетының инфраструктура үсеше һәм төзелеш департаменты хезмәткәре Роман Котельников белдергәнчә, шәһәрдә 120 кешегә мондый хезмәт күрсәтү өчен рөхсәт бирелгән. Кызганычка каршы, күпләр рөхсәтсез эшли. Зеленодольск урамына көн саен ничә такси чыгуын әйтүе кыен. Таксиның 30 проценты гына рөхсәт белән эшли.
Такси хезмәте күрсәтелгәндә закон бозылган очракларда (алар югарыда күрсәтелде) физик затларга - 3 мең сум, вазифадагыларга - 10 мең сум, юридик затларга исә 50 мең сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев