Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә спорт яратучы җитәкчеләр үрнәк күрсәтә (фоторепортаж)

Илебездә Физкультурниклар көнен бәйрәм итә башлаганга 35 ел булды. Бу юбилей датасын Яшел Үзән районында яшәүчеләр дә читләтеп узмады.

«Яраткан Яшел Үзәнем» акциясе стартында катнашу максаты белән, шәһәребез предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар, яшьләр хәрәкәте вәкилләре «Маяк» спорт комплексында очраштылар. Интернет-хәрәкәт буларак оешкан әлеге акцияне халык бик тиз эләктереп алды. Катнашучыларны логотиплы футболкаларыннан танырга була иде.
- Барыбызга да күтәренке кәеф һәм спорт дулкынына көйләнгән тормыш телим, - дип катнашучыларны сәламләде Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин.
Шуннан соң ирләр - 2 километр, ә хатын-кызлар 1 километр араны йөгерергә чыктылар.
- Позитив халәт барлык йөгерүдә катнашучыларның да күңелләренә хуш килгәндер дип уйлыйм. Коллегалар белән аралашу уңай эмоцияләр бирә. Кызганычка, иркен, тәкәллефсез шартларда күрешү бик сирәк эләгә, - ди
«Татмедиа» АҖ филиалы директоры Татьяна Витовская.

Илсөя Завилейская.

Язманың тулырак вариантын газетаның 56нчы саныннан укый аласыз.

Илсөя Завилейская фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев