Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә өр-яңа ОПОП ачылды

9 ноябрьдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Яшел Үзәннең Мирный микрорайонындагы “Акварель” яңа йортлары урнашкан урында җәмәгать тәртибен саклау терәк пункты ачылды.

 Аны ачу тантанасында  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков катнашты.

Бу терәк пункт халык күп урнашкан урында булуы белән үзенчәлекле һәм җәмәгать тәртибен саклауда, җинаятьчелеккә каршы профилактик эш алып баруда, дружинникларны туплауда уңайлы булачак. Аның мөһимлеген Марат Айдаров та билгеләп узды.

Мондый терәк пунктлар уникаль булган республика программасы буенча гамәлгә ашырыла.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев